-
Коронавирус йоктыручылар саны арта Пандемия башланганнан бирле республикада 155 185 коронавирус очрагы теркәлгән.150 591 кеше сәламәтләнгән
-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Республикакүләм ифтарда 30 мең кеше катнашачак
Бүген Рамазан аеның беренче көне. Мөселман дөньясы уразага керде. Рамазан аенда мөселманнар ашау-эчүдән һәм дөньяның башка адымнарыннан тыелып кына калмыйча, изге гамәлләр кылып калырга тырыша.
Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны бүгеннән башланды. Ел саен уздырыла торган акция Рамазан ае уңаеннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авырулы балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән игълан ителде.
“Традицион рәвештә нәкъ менә шушы изге айда республикабыз мөселманнары хәйриячелек өлкәсендә иң зур активлык күрсәтә, чөнки Рамазан аенда сәдака бирү бик күркәм гамәлләрдән санала. Изге гамәлләр кылу, аз керемлеләргә һәм авыруларга карата юмартлык күрсәткән өчен саваплар шушы 30 көндә күпкә тапкырлана һәм ул адәм баласын Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайта”, - диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Бүген Татарстан мөселманнары дини лидеры, әлеге проектның төп оештыручылары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Туган авылым” милли-туристик комплексын гамәлгә куючыларның берсе Радик Абдрахманов һәм “Ак Барс Арена” стадионы генераль директоры Радик Миңнәхмәтов журналистлар белән очрашты. Алар быелгы ураза аеның үзенчәлекләре турында сөйләде.
Җир шарында санитар-эпидемиологик вазгыятьнең катлаулы булына да карамастан, республикада VIII Республикакүләм ифтар узачак. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы оештырачак. Быелгы ифтар ТАССРның 100 еллыгына багышлана һәм ул тарихка “100 еллык ифтар”, дип кереп калачак.
Исегезгә төшереп узабыз, уган ел авыз ачу мәҗлесендә 15 мең кеше катнашкан иде. Проектны оештыручылар хәбәр иткәнчә, быел шактый күп волонтерлар җәлеп ителәчәк, чөнки кайнар ризыкларны мохтаҗларның өйләренә китереп бирәчәкләр. Шуны да искәртеп узарга кирәк, ифтар ризыгын мохтаҗларга гына китерәчәкләр.
Ризыкларның бер өлеше “Ак Барс Арена” да әзерләнсә, икенче өлеше “Туган авылым” комплексы ресторанында җитештерелә. Радик Абдрахманов белдергәнчә, ризык җыелмасының бәясе 300 сум. Әлеге кучтәнәч пакетына кайнар ризык (ул үзгәреп тора), өчпочмак һәм чәй янына баллы тәгам һ.б. салына.
Бүген Арча һәм Питрәч районнарына ифтар күчтәнәчләре кайтып китте инде. Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин:
- Аллаһы Тәгалә кылган һәрбер изгелекне онытмас, аны арттырып кайтарып бирермен дигән. Рамазан аеның башы мәрхәмәт, уртасы мәгъфирәт, соңгы декадасы уттан котылу көннәре... Без бүген Казаннан 70 кешегә ланч-бокс алып китәбез. Аларны Арчада мохтаҗ кардәшләребезгә волонтерлар ярдәме белән таратачакбыз. Арчада “Яхшылык өләш”, дигән үзебез оештырган акция дә бара. Үз чикләнү вакытында ветераннарыбызга ярдәм итәргә ниятләдек. “Җылылык һәрбер йортка” акциясе уңаеннан да 55 кешегә күчтәнәчләр өләшеләчәк. Изге гамәлләр кылырга безгә “Зәкат” фонды да ярдәм итә.
Питрәч районы мөхтәсибе Габбас хәзрәт Кадыров:
- Аллага шөкер Татарстан Диния нәзарәте зур акция оештыра. Рамазан уңаеннан оештырылган изге эшкә безне дә чакырдылар. Быелгы ураза бик үзенчәлекле, мөселманнар өйдә утыра, мәчетләребез ябык, кешеләр җыелып ифтарлар оештыра алмыйбыз. Яшьләрне җәлеп итеп, олы буын мөселманнарга ярдәм итәргә тырышабыз. Мөэмин мөселман кешесе һәрвакыт кардәшләренә булышлык кылырга ашыгырга тиеш. Питрәч районы мәчетләре һәм социаль бүлекләр аша аз керемле кешеләр исемлеген барладык. Бүген 50 ифтар җыелмасын махсус микроавтобуска төяп Питрәчкә алып кайтып китәбез.
Шунысын да искәртеп узам, ифтарны оештыручыларга ярдәм итәргә теләүчеләр үзләреннән дә өлеш кертә ала. Акчалата ярдәмне 7715 кыска номерына “Ифтар буш ара СУММА” тәртибендәге текст белән җибәрергә мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз