Логотип Идель
Яңалыклар

РЕСПУБЛИКАНЫҢ 23 СТУДЕНТЫНДА КОРОНАВИРУС ДИАГНОЗЫ РАСЛАНГАН

Беренче сентябрьдән Татарстанда 111 укытучы һәм 37 укучыда Covid-19 инфекциясе белән зарарлану очрагы теркәлгән.

Беренче сентябрьдән Татарстанда 111 укытучы һәм 37 укучыда Covid-19 инфекциясе белән зарарлану очрагы теркәлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, уку елы башланганнан бирле укытучылар арасында яңа коронавирус инфекциясенең 111, укучылар арасында 37 очрагы теркәлгән.

Шулай ук республиканың 23 студентында да коронавирус диагнозы расланган.

СТАТИСТИКА

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән 47 кеше авырган.

Татарстан Республикасында барлыгы 8 282 очрак исәпләнә.

Сүз уңаеннан, КФУның университет клиникасында ковид-сырхауханә ачылды.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев