РЕСТОРАННАРДА БАНКЕТЛАР УЗДЫРУ ТЫЕЛАЧАК
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычына бәйле рәвештә көчәйтелгән әзерлек режимы кертү турындагы указга үзгәрешләр кертелә.
Башкортстанда коронавирус инфекциясе таралу куркынычына бәйле рәвештә көчәйтелгән әзерлек режимы кертү турындагы указга үзгәрешләр кертелә. Шулай итеп рестораннарда корпоратив һәм банкетлар үткәрү тыелачак. Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә шулай дип белдерделәр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«Норма популяр булмаса да, без шуңа барырга мәҗбүр. Рестораннарда һәм башка җәмәгать туклануы нокталарында төрле корпоративлар, ягьни массакүләм чаралар үткәрүне тыярга. Корпоратив һәм банкетларның барысын да күчерәбез. Безгә рәнҗемәсеннәр. Юкса, аннары бу рестораннарны бөтенләй ябарга туры киләчәк, ә без болай эшләргә теләмибез», - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Башкортстанда тагын 68 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Пандемия башланганнан алып төбәктә әлеге инфекцияне йоктыруның 9 809 очрагы теркәлгән.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев