Логотип Идель
Яңалыклар

РЕЗЕДА ГАНИЕВА ТУРЫНДА ИРЕ КИТАП ЧЫГАРДЫ

Татарның күренекле профессоры Резеда Ганиева турында китап дөнья күрде. Яңа гына нәшер ителгән басманың исеме дә “Профессор Резеда Ганиева” дип атала.

Татарның күренекле профессоры Резеда Ганиева турында китап дөнья күрде. Яңа гына нәшер ителгән басманың исеме дә “Профессор Резеда Ганиева” дип атала.

Китапта филология фәннәре докторы, профессор, бихисап студентларга гыйлем биргән, күпсанлы галимнәр әзерләгән Резеда Ганиеваның фәнни һәм фәнни-популяр хезмәтләре библиографиясе, тормыш һәм иҗат юлы турында кыскача белешмәләр, төрле чорларда аның гыйльми эшчәнлеге турында матбугатта басылган язмалар, китап һәм диссертацияләренә бәяләмәләр сайлап алып урнаштырылган. Шулай ук галимәгә килгән кызыклы хатларның кайберләрен дә китаптан укырга мөмкин.  

Алтмыш елдан артык гомерен яшь буын укытуга һәм татар фәненә багышлаган, Шәрекъ мәдәнияты белән рухланып яшәгән олуг галимә быел март аенда арабыздан китте.  “Профессор Резеда Ганиева” китабының төзүчесе - Резеда апаның ире, профессор Зөфәр Рәмиев.

“Китапны кулына алган кайберәүләр, аның кем тарафыннан төзелүенә күз төшерү белән, мыек астыннан гына булса да, елмаеп куярлар. Чөнки төзүчесе илле елдан артык гомер юлын бергә узу бәхетенә ирешкән хатынының фәнни-педагогик эшчәнлегенә караган мәгълүмат-бәяләрне укучыга нәкъ менә үзе җиткерергә батырчылык итә ич. Тыйнаксызлык булып күренер бу. Әмма озак еллар көнен-төнен янәшәдә яшәү(һәм бер үк фән өлкәсендә – әдәдбият белемендә кайнашу) сәбәпле, мин Резеда Кадыйр кызы Ганиеваның бу фани дөньядагы эш-гамәлләрен кемгә караганда да яхшырак хәбәрдармын шикелле. Шуңа күрә китапны төзүне башка берәүгә тапшырырмастан, бу эшкә үзем  генә алынырга батырчылык иттем”, - дип яза кереш сүзендә Зөфәр Рәмиев.  

Китап тарихи фотосурәтләр белән дә баетылган. Шулай ук Резеда Ганиевага багышлап язылган шигырьләр дә урын алган.

Резеда Ганиева 1964 елда татар әдәбияты белгечлеге буенча филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә (“Тукай иҗатында сатира”), 1992 елда филология фәннәре докторлыгына (“Шәрекъ Ренессансы һәм аның төрки әдәбиятларындагы традицияләре”) диссертацияләр яклаган.   

Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Резеда Ганиева фән дөньясында кайнады. Авылдашы, мәгърифәтче Каюм Насыйри иҗатын өйрәнүдә эзләнүләр алып барды.

“Каюм Насыйриның иҗатына мөрәҗәгать итүемнең бер сәбәбе – ул татар әдәбиятындагы икенче яңарышны башлаучы булып тора... Зур авырлыклар аша үтә-үтә килеп, ХIX гасыр уртасыннан Каюм Насыйри, Шиһаб Мәрҗәниләр кебек олы мәгърифәтчеләребез мәйданга чыга. Алар  - татар халкының дини, дөньяви яңаруын тәэмин итүчеләр. Шуңа күрә атаклы тарихчы, язучы Гали Рәхим Каюм Насыйрины татар халкының икенче Яңарышын башлап җибәрүче һәм шуның нигезен салучы дип атаган”, - дип сөйләгән иде шәхсән Р.Ганиева бер әңгәмәсендә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев