Логотип Идель
Яңалыклар

РЕЖИССЕР ВЛАДИМИР МЕНЬШОВ АРАБЫЗДАН КИТТЕ

82 нче яшендә совет һәм Россия кинорежиссеры, актер, сценарист, продюсер Владимир Меньшов вафат булган.

82 нче яшендә совет һәм Россия кинорежиссеры, актер, сценарист, продюсер Владимир Меньшов вафат булган.

Бу хакта "Мосфильм" киноконцерны хәбәр итә. Үлем сәбәбе - коронавирус инфекциясе нәтиҗәләре. "Без кадерле дустыбызны, туган киностудиясендә барлык иҗади көчен һәм талантын күрсәткән, миллионлаган кешене белә һәм ярата торган искиткеч фильмнар төшергән чын халык режиссерын югалттык", - диелә киноконцерн хәбәрендә. Режиссер белән саубуллашу көне һәм вакыты турында соңрак игълан итәчәкләр.

Меньшов Бакуда туган. "Любовь и голуби", "Шырли-Мырли", "Розыгрыш" кебек эшләр белән танылган. "Москва слезам не верит" мелодрамасы өчен "Чит телдәге иң яхшы фильм" категориясендә "Оскар" премиясен алды.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев