Логотип Идель
Яңалыклар

Рәфинә Ганиуллина ни өчен бәрәңге кыздыра?

Рәфинә Ганиуллина Инстаграм-битендә ире Рәзил белән булган кызыклы вакыйгасын язып чыкты. Саф татарча, ихлас һәм юмор белән язылган бу язма күп кешене битараф калдырмады: "Үзебездә дә шундый хәлләр булгалый" дигән комментарийлар байтак иде.

Рәфинә Ганиуллина Инстаграм-битендә ире Рәзил белән булган кызыклы вакыйгасын язып чыкты. Саф татарча, ихлас һәм юмор белән язылган бу язма күп кешене битараф калдырмады: "Үзебездә дә шундый хәлләр булгалый" дигән комментарийлар байтак иде.

Рәфинә Ганиуллина: "Өч ел элек миңа Рәзил 8 март бәйрәменә таба бүләк иткән иде. Ну ачуым чыккан иде ул вакытта. Ләкин тора-бара бу таба минем якын дустыма әйләнде.

Беркөнне шул табада гөмбә белән бәрәңге кыздырдым.
Иң элек кызган майлы табага суган белән гөмбә турап салдым, аннары озынча итеп туралган бәрәңге җиппәрдем. Тозлап, су өстәп, капкач белән томалап куйдым. Шуннан, пешеп җитәрәк өстенә шакмаклап атланмай куеп чыктым да тагын бераз томалап тордым! Аның өйгә таралган хуш исләре-е-е! Рәзил табасы белән бөкләп тә куйды. Берзаман, эче авырта башлады. Шуннан рәхәтләнеп талаша башладык!
Сездә дә шулайдыр инде ул?
Юктан чыга бит ызгыш!
- Ник күп ашадың соң дим?
- Тәмле итеп пешермә идең, узең гаепле, ди!
Минем тәмам ачуым чыкты !!!
- Ярар инде, упкәләтәсем килмәгән иде, борын яфракларыңнын кабарганын гына курәсем килгән иде, ди.
Минем дөрестән дә, ачуланганда борын яфракларым кабарып, кубәләк канатлары шикелле җилпенә башлый.
Шуннан?
Шуннан бирле бутән бәрәңге кыздырганым юк әле!
Ни гаҗәп - талашкан да юк!
Гел әрләшми торсаң да куңелгә нәрсәдер җитмәгән кебек була икән ул..
Əй, ярар, иртәгә тәмле итеп бәрәңге кыздырам әле!!!"

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар эстрадасы гаилә Рәфинә Ганиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев