Логотип Идель
Яңалыклар

Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинны ялган сөйләүдә гаепли

Ришат Төхвәтуллин белән Рифат Фәттахов арасында чыккан күптәнге низаг турында күпләр белә. Килешеп, аңлашып бетә алмаган җырчыны аның элеккеге продюсеры Рифат Фәттахов ялган сөйләүдә гаепләгән.

Ришат Төхвәтуллин белән Рифат Фәттахов арасында чыккан күптәнге низаг турында күпләр белә. Килешеп, аңлашып бетә алмаган җырчыны аның элеккеге продюсеры Рифат Фәттахов ялган сөйләүдә гаепләгән. Җырчы «Сәхнәдәш» тапшыруында катнашканнан соң Рифат әфәнде бу тапшыруда сөйләнгәннәргә карата үз фикерен белдерде.

“Болгар радиосы”ның “Сәхнәдәш” тапшыруында исә Ришат Төхвәтуллин җыры турында ачыклык кертергә тырышты. “Тыңлачы, сандугач” җырын мин бер генә түгел, мин генә дә түгел, кем генә сорамады инде Рифат абыйдан. Беренче килгәндә җырның бәясе 3 млн.га төште. Шул 3млн.ны түләсәң – җыр синеке була, диделәр. Җырның сүзләре Рифат Фәттаховта, көе – миндә. Бу җырны беркем дә җырлый алмый да һәм тыңлый алмый да. Әлбәттә, мин андый бәягә ул җырны алалмыйм һәм алмыйм да. Чөнки бу җырны мине җырлаудан тыю түгел, ә халыкны бу җырны тыңлаудан тыю максат Рифат Фәттаховның.”

Элеккеге продюсер да җавапсыз калмады: Тулы җаваплылык белән әйтәм: Ришат Төхвәтуллинның һәр сүзе — чеп-чи ялган. 3 млн. сум турында сөйләшүнең беркайчан да, беркайда да, беркем белән дә булганы юк. 2016 елның гыйнварында без бу җырга хокукларны аерым бер юридик затка тапшырдык. Һәм шуннан соң “Тыңлачы, сандугач”ка бәйле бөтен бәхәсләрне (шул исәптән – суд аша да) Ришат Төхвәтуллин белән без түгел, ә шул юридик зат алып бара. Боларны бит Ришат Төхвәтуллин бик яхшы белә. Белә, әмма шуңа карамастан, ачыктан-ачык алдый. Шулай итеп, ул миңа пычрак атып, яла ягып кына калмый, ә “Болгар радиосы”н да уңайсыз хәлгә куя, иң мөһиме – тыңлаучыларга, ягъни үзенең тамашачыларына дөрес булмаган мәгълүмат тарата. Тагын бер өстәмә: 2016 елдан бирле, ягъни 3 елдан артык “Тыңлачы, сандугач” сүзләренә хокуклар – башка затта. Моны Ришат белә. Әмма шул 3 ел вакыт эчендә җыр тирәсендәге бәхәсне хәл итү буенча Ришат әлеге затка бер генә тапкыр да мөрәҗәгать итмәгән. Халык турында бик борчылгач, нигә берәр чара күрми соң ул?! Сорау туа: Ришатка “Тыңлачы, сандугач” кирәкме икән?! Әллә шул җыр тирәсендә шау-шу, ягъни кара пиар кирәкме икән?!» - дип яза Рифат Фәттахов үзенең инстаграмында.
 

Сезнеңчә хаклык кем ягында?

Чыганак:  https://tatar-today.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шоу-биз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев