Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2834
      0
      6

    РИНАТ ЗАКИРОВ ВАЗИФАСЫННАН КИТТЕ

    Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Ринат Закиров вазифасыннан китте. Моңарчы беренче урынбасар булып эшләгән Данис Шакиров бүгеннән Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына күчә. Рәсми мәгълүмат конгресс сайтында урын алган.

    Ринат Закировның Башкарма комитет җитәкчесе вазифасыннан китүе һәм Данис Шакировның билгеләнүе турындагы хәбәрне конгресс коллективына Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җиткергән.

    «Ринат Зиннур улы Закиров Бөтендөнья татар конгрессында Киңәшче булып калачак. Безнең алда Татарстан Президенты тарафыннан куелган зур бурычлар, планлаштырган эшләребез бар. Алга таба да кулга-кул тотынышып, бергә эшләячәкбез. Ринат Зиннур улы, үзенә лаеклы алмаш әзерләде», — дип белдерде Милли Шура рәисе, диелә конгресс хәбәрендә.

    Ринат Закиров 2002 елдан бирле Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләде. Данис Шакиров 2015 елдан ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булды

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр