-
ТАЙМ-АУТ ТАПШЫРУЫ: КАРАТЭ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ "Тайм-аут" тапшыруының чираттагы чыгарышы каратэга багышлана.
-
Шифаханәдә ял - иң арзаны Татарстан бу җәйдә шифаханәгә юллама бәясе иң арзан торган Россия төбәкләре рейтингында лидерлар рәтенә чыкты.
-
Дәүләт Думасында гаилә институтын ныгытырга алынганнар Гаилә хәлләренә сәбәпсез тыкшынмаячаклар. Дәүләт Думасына шул хакта закон проект кертелде. Документта Гаилә кодексына караган 20 һәм башка норматив актларга кагылышлы 25 төзәтмә бар.
-
Рөстәм Хуҗинның «Туган як көйләре» күргәзмәсе ачылды Автор баталь һәм тарихи жанрлардагы рәсемнәре белән билгеле.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы табылды. Егет кайда булган?
Җырчы Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы Артур Гобузовның югалуы турныда язган идек. Егет табылган. Питерга ук барып җиткән...
«Артур дигән тавыш операторыбыз табылды, ниһаять. Питер шәһәренә барып җиткән. Концертыбыз башланырга ике сәгать кала, без аны югалткан идек. Берәр проблемасы килеп чыккандыр, дип уйладык. Әле ярый безнең егетләр профессионаллар. Нәркис дигән егетебезне тавыш операторы итеп утырттык. Артурны ике көн эзләдек, полициягә дә мөрәҗәгать иттек. Бөтен җиргә хәбәр бирдек, телевидениегә дә. Бу егет үзе элемтәгә чыкты. Питерга барып җиткән. Минем белән сөйләшмәде, биюче егетебезгә генә киемнәрен җибәрүен сорап шалтыраткан. Бу хәл аның белән инде беренче тапкыр гына түгел икән. Дуслары безгә язды, имтиханнар вакытында да ул аларны уңайсыз хәлдә калдырган булган. Ул безнең пультның настройкаларын бетергән дә, нишләргә белмичә, чыккан да киткән. Хезмәт хакы алган вакыт иде, кыйнап ташламадылармы икән, дип борчылдык. Иң мөһиме исән-сау! Кадерле тамашачым, сезне борчыган өчен гафу итегез. Безнең белән бергә булдыгыз, рәхмәт сезгә!», - дип сөйли Ришат үзенең инстаграм битендә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз