Логотип Идель
Яңалыклар

Ришат Төхвәтуллин: "Бик күп авырлыклар, сынаулар һәм хыянәт аша үтәргә туры килде"

Җырчы булу җиңел түгел. Сәхнәгә чыктың да җырладың гына түгел, үз-үзеңне күрсәтә белергә, кайчакта зур сынаулар аша үтәргә туры килә. Ришат Төхвәтуллин моның турында әйтергә курыкмый. Инстаграмда чыккан соңгы посты да шуныңд хакта.

Җырчы булу җиңел түгел. Сәхнәгә чыктың да җырладың гына түгел, үз-үзеңне күрсәтә белергә, кайчакта зур сынаулар аша үтәргә туры килә. Ришат Төхвәтуллин моның турында әйтергә курыкмый. Инстаграмда чыккан соңгы посты да шул хакта.

"Үз гомеремдә миңа бик күп авырлыклар, сынаулар һәм хыянәт аша үтәргә туры килде. Аңлатып торырга да кирәкмидер - бу барыгызның да күз алдында булды. Инде төшенкелеккә бирелә башлаган чакларымда "Агымсу" җыры мине үзе эзләп тапты кебек. Ул авырлыкларны мин җыр белән җиңдем! Шуның өчен дә бик кадерле ул миңа!

Иң авыр минутларда бик зирәк кеше: "Сиңа аяк чалучылар күп булыр. Беркайчан да үзеңнән һәм кешеләрдән өметеңне өзмә! Таш белән атканга, аш белән җавап кайтар", - дип киңәш бирде. Шул киңәшне истә тотып, мин әле дә үз юлымнан тайпылмыйча ныклы адымнар белән алга барам! Иң мөһиме - мин яраткан, күңелемә якын эш белән шөгыльләнәм һәм ихластан аяк чалучыларга тик яхшылык телим! Берсенә дә ачу сакламыйм", - дип язып “Сөю бар әле” җырын урнаштырган җырчы. 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев