-
ТАЙМ-АУТ ТАПШЫРУЫ: КАРАТЭ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ "Тайм-аут" тапшыруының чираттагы чыгарышы каратэга багышлана.
-
Шифаханәдә ял - иң арзаны Татарстан бу җәйдә шифаханәгә юллама бәясе иң арзан торган Россия төбәкләре рейтингында лидерлар рәтенә чыкты.
-
Дәүләт Думасында гаилә институтын ныгытырга алынганнар Гаилә хәлләренә сәбәпсез тыкшынмаячаклар. Дәүләт Думасына шул хакта закон проект кертелде. Документта Гаилә кодексына караган 20 һәм башка норматив актларга кагылышлы 25 төзәтмә бар.
-
Рөстәм Хуҗинның «Туган як көйләре» күргәзмәсе ачылды Автор баталь һәм тарихи жанрлардагы рәсемнәре белән билгеле.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Ришат Төхвәтуллин сәхнәдән китәргә уйлавын әйткән
"Сәхнә" журналы Ришат Төхвәтуллинга күптән бирәсе килгән сорауларны биреп, бик кызыклы әңгәмә ясаган. Ришат барлык шәхси сорауларга җавап биргән. Әңгәмәдән өзекне сезгә дә тәкъдим итәбез.
- Ничек җырчы булып киттегез?
- Мин иҗади гаиләдә туып-үстем. Әнием авыл клубында мөдир булып эшләде. Балачактан клубта үткәрелгән бөтен бәйрәм чараларында катнаша идем. Әби-бабайларымның да җырга осталыклары бар, әнием бик матур җырлый. Әтием җырламый да, биеми дә, ләкин иҗатка кагылышы бар, ул музыка коралларын бик яхшы белә. 9 нчы сыйныфтан соң мин Октябрьск шәһәрендәге музыка училищесына укырга кердем. Укытучым бик яхшы иде, шуның өчен мин язмышыма бик рәхмәтле. Аннары Уфа сәнгать академиясенә юл тоттым. Укыган вакытта җырларга гына өйрәнмәдем, ул миңа тормыш мәктәбе булды. Бүгенге көндә бөтен Россия буенча гастрольләргә йөрим, сәхнәдә инде 7 ел.
- Сез әти-әниләрегезгә әйтмичә генә укырга кергәнсез икән?
- Әнием үзе шушы юлны үткән кеше, шуңа да ул мине нинди авырлыклар көткәнең аңлаган. Укып чыгу гына түгел бит әле, һәркем дә чын җырчы булып китә алмый. Әни бу сынауларны үтеп чыга алуыма ышанып җитмәгән, күрәсең. Мин музыкка көллиятенә укырга керергә дип киткәч тә, белмәделәр, туганнарга киткән, дип уйлаганнар. Алар авылда эш кызуында шәһәрдә булуымны кабул итмәделәр, мине алырга дип шәһәргә килделәр, шул вакытта имтиханнарны "бишле"гә бирүемне әйттем. Алар бик сөенделәр. Минем яхшы укуымны, сәхнәдәге беренче адымнарымны күргәч, әти-әнием күнде.
- Сез шулай ук сәхнәдә тавыш мөмкинлекләре булганда гына чыгыш ясаячакмын дигән идегез. Шулай ук җырчы булуыгыз гаилә корырга комачаулый дисез, бу очракта нишләргә соң?
- Сәхнәне яшьләр өчен дип уйлыйм. Гомер буе популяр булып булмаячак, ничек булыр, кем белә. Олыгайган көнемдә гастрольләргә йөрисем килми. Башка эшләр белән шөгыльләнергә уйлыйм, бу хакта хәзердән үк кайгырта башладым. 50 яшьтә дә яшь артистлар белән сынашып булмый, дип уйлыйм. Аларга юл бирергә туры киләчәк.
- Концертлардан күпме табыш аласыз?
- Күп. Ләкин бит безнең чыгымнар да шактый. Транспорт, техника, музыкантлар, аларның барысына да түләргә акча кирәк. Иң күп акча Мәскәүдә узган концертлардан керә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз