Логотип Идель
Яңалыклар

Ришат Төхватуллин татар клипларыннан көлә

"Минем беренче клибым 60 меңгә төште. Аннан соң 150, 250 меңгә дә төшердек. Популяр Мәскәү лейбллары клиплар төшерү өчен 5 миллион сораса, бездә 5 меңгә дә төшерергә мөмкин», - ди.

«Громкие рыбы» ютуб блогерлары турында ишеткән идегезме әле?  Тимур Исмаев һәм Кирилл Карамовның яңа проект уйлап тапкан. Үзләренең видеоларында алар татар клипларын карыйлар һәм фикер алышалар. Шундый видеоларның берсенә яшьләр популяр җырчы Ришат Төхвәтуллинны чакырганнар.  Ришат Төхвәтуллин татар клипларының сыйфаты турында болай ди: “Техник яктан татар клипларында җитешсезлекләр булса да, соңгы вакытта камилләшә барабыз – моны тамашачы да сизә. Минем беренче клибым 60 меңгә төште. Аннан соң 150, 250 меңгә дә төшердек. Популяр Мәскәү лейбллары клиплар төшерү өчен 5 миллион сораса, бездә 5 меңгә дә төшерергә мөмкин», - ди.

 

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шоу-биз блоггер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев