-
Шәриф Камалның иң беренче китабы Татар китабы йортында күрсәтеләчәк «Акчарлаклар» повесте, «Матур туганда» романы, «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесасы кебек чәчмә һәм драма әсәрләре белән тарихка кереп калган язучының иҗаты шигърият һәм публицистика белән башланганы күпләргә мәгълүм түгел.
-
Тукай премиясе быелдан ике тапкыр арта – 1 000 000 сум булачак Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Тукай премиясе күләменең 1 миллион сумга кадәр артачагы турында хәбәр итте.
-
ТР Милли китапханәсендә фәнни лекцияләрдә космос серләре турында фикер алышачаклар «Галәмнең караңгы матдәсе» лекциясе узачак. Анда билгесез караңгы матдәнең Галактикага һәм йолдызларга йогынтысы турында фикер алышачаклар.
-
Илсур Һадиуллинның Россия фәне көне уңаеннан котлавы Фән – бәйсез иҗади кешеләр эше.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Ришат Төхватуллин шатлыгыннан күз яшьләрен тыяп кала алмаган
Җырчы Ришат Төхвәтуллинның гаиләсендә ялларда зур бәйрәм булды! Артистның сеңлесе Айгөл кияүгә чыкты. Җырчы туйдагы хис-кичерешләре белән инстаграмда бүлешә.
Мин әле дә хисләр дулкынында...
Бәләкәй сеңлемне кияүгә бирү - олы тормыш юлына озату шулкадәр дулкынландыргыч булыр дип кем уйлаган?..
Әле дә хәтеремдә, әни әле генә йокыдан торган бәләкәй Айгөлне карап торырга дип кулыма тоттырып чыгара иде дә, 5 минут та үтми, мин аны кабаттан йоклатып кертеп сала идем?
Мине абый иткән кеше ул! Сеңлем тугач мин җаваплылык хисен тоя башладым!.. .. Шулай бервакыт Айгөлне көндез клубка уйнарга алып барган идем. Икенче көнне мин мәктәптән кайтуга әзерләнеп көтеп тора бу: "Абый, әйдә киттек клубка барабыз!" - ди. "Юк, апаем, минем әле маллар карыйсым бар, абзар чистартасым бар", - дим. Киемнәрне алмаштырып, ашап-эчеп чыксам, кемдер абзарда мәш килә. Айгөл үзеннән зур көрәк тотып, абзар тазартып йөри икән, клубка барам дип, янәсе?
Менә шул чаклар әле кичә генә кебек... Сеңлемнең тормыш иптәше нинди кеше булыр икән, бәхетләре генә булса иде, дип гел теләп торсам да, аны кияүгә бирү мизгелен күз алдыма да китергәнем булмаган. Мин әле дә төшенеп бетә алмыйм бугай, бераз вакыт үтүе кирәктер, мөгаен..
Айгөлне ап-ак туй күлмәгеннән күргәч, гомеремдә беренче тапкыр шатлык яшьләремне тыеп кала алмадым. Бу мизгелдә ниләр кичергәнемне аңлатып та бирерлек түгел. Тормыш юлың туй көнендәгедәй бәхетле үтсә иде, апаем? Үзең сайлап алган лаеклы ярың белән үрнәк гаилә корып, әти-әниләрне, туганнарны сөендереп матур тормышларда яшәргә язсын!
Тормыш урамнарында, кышның бураннарында
Таянырлык абыем бар, ышанычлы абыем бар, дип яшә, яннарыңда!
Гел бергә, бердәм булып, матур балачак узып,
Эшләп үстек, гөрләп үстек, җырлап үстек, җырлап яшик
Абый-сеңелле булып!" - дип яза җырчы постында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз