-
"Кыямовлар кыздыра": Бүгенге татар журналистына иҗадилык җитми! "Идел-online" ютуб-каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы!
-
Әлмәттә “Индустрия скверы” ачыла Монда “Карамай барлыкка килү теорияләре” муралы, “Кояш факелы” медиаобъекты, “Нокта” исемле лазерлы инсталляция белән дә танышырга мөмкин.
-
Яңа 100 сумлык купюралар тәкъдим ителде Иске йөзлекләр 10 ел дәвамында яңалары белән бергә әйләнештә булачак.
-
Оймяконнан Мәскәүгә кадәр... атта! Җайдак сәяхәтче былтыр март башында Оймяконнан чыгып китеп, якынча 9 мең ярым километр юл узган.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
РКБ ябылмый
Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең ябылуы турындагы сүзләр чынлыкка туры килми. Ялларда һәм бәйрәм көннәрендә хастаханә гадәти режимда эшлиячәк, кабул итү-диагностика бүлекләре бөтен мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итә. Бу көненә якынча 300 кеше, дип хәбәр ителә Сәламәтлек саклау министрлыгында.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, төрле социаль челтәрләрдә таралган мәгълүмат дөрес түгел. Республика хастаханәсе үз режимында эшли бирә.
Министрлыкта ОРВИ белән авыраучыларның саны артканга хастаханәдә ятучыларны күрергә килгән кешеләрнең барысының да кертелмәвен ассызыклый. Бу Роспотребнадзор таләбе. Ә катлаулы авырулы һәм реанимациядә ятучылар янына аларны карап торучылар кертелә.
2019 елның мартыннан Россиядә ялган мәгълүмат тараткан өчен административ җаваплылык кертелде. Кеше күп җыелган урыннарда коронавирус белән бәйле шаярулар өчен җинаять эше ачылачак. Әле февраль башында гына Мәскәүдәге пранкерны кулга алалар. Ул башкала метросында коронавирус өянәген алган кеше булып уйный. Хәзер шуның өчен аны 7 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз