Логотип Идель
Яңалыклар

Һәркемнең сайлау хокукы бар

Ирегеннән мәхрүм ителгәннәр учреждениеләрендә йөз процент тавыш биргәннәр.

Ирегеннән мәхрүм ителгәннәр учреждениеләрендә йөз процент тавыш биргәннәр.

– Тикшерү изоляторлары да, төрмәләр дә, хастаханәләр дә сайлау үткәрергә әзер иде, – дип белдерде Татарстандагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сария Сабурская. – Һәр камерада телевизор бар, алай гына да түгел, эчке радиоэлемтә аша кандидатлар белән танышу мөмкинлеге дә тудырылган. Сайлау участокларында, башка комиссияләрдәге кебек үк, тулы мәгълүмат язып эленгән. 
11 сентябрьдә омбудсмен Казанның төрле җинаятьче авырулар дәваланган психиатрия хастаханәсендә һәм Бехтерев исемендәге Республика клиник психитария хастаханәсендә була. Тавыш бирүчеләр өчен икешәр сайлау участогы оештырылуын ул үз күзләре белән күрә. Гомумән, республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 32 сайлау участогы гамәлдә. Хәзерге вакытта авыруларның 81 проценты инде тавыш бирергә өлгергән. 
– Тикшерү изоляторларында исә сайлау хокукы булган гражданнар йөз процент тавыш бирде, – диде Сария Сабурская. Шулай итеп, төрмә һәм хастахәләрдә 2976 кеше сайлаган.
Омбудсмен, кайнар элемтә оештырылуы хакында да хәбәр итте. Көн уртасына 130лап шалтырату кабул ителгән. Аларның күбесе сайлау участогының кайда булуы турында белешүгә кайтып кала. Җитди хокук бозулар хакында хәбәрләр юк, дип ассызыклады Сабурская. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев