Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ КОНКУРС ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ

    Конкурс балалар һәм үсмерләрнең татар теленә булган кызыксынуын арттыру һәм шулай ук заманча балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын үстерү максатыннан үткәрелә.

    Конкурсның бурычлары:

    ▪︎ Балалар һәм үсмерләр арасында популяр әдәби әсәрләр булдыру;
    ▪︎ Татар телен балалар һәм үсмерләр арасында популярлаштыру;
    ▪︎ Заманча балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертергә сәләтле авторларны бүләкләү;
    ▪︎ Яңа талантлы авторларны ачыклау.

    Реклама

    Конкурс дүрт жанрны үз эченә ала — шигырь, проза (хикәя, повесть), комикслар һәм скетчлар (бер актлы кыска пьесалар). Ягъни, әдәби конкурсның үзенчәлеге — комикслар. Аның призы да зуррак — I урынга 120 мең сум вәгъдә ителә, II урын — 90 мең сум, lll урын — 70 мең сум.

    Башка жанрларның премиясе урынына карап 40 мең сумнан 100 мең сумга кадәр. Приз фонды 900 мең сум.

    Конкурска гаризалар 2021 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә.  Җиңүчеләрне 2021 елның 15 декабренә кадәр игълан итәчәкләр.

    Чыганак: Татарстан Язучылар берлеге

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!