Логотип Идель
Яңалыклар

Бетәсе булмады! Роспотребнадзор коронавирусның яңа дулкыны турында кисәткән

Гадәттә, көз көне сулыш органнарына тискәре йогынты ясый торган күп кенә инфекцияләр үсеш ала.

Россиядә коронавирусның яңа дулкыны көзен сезонлы инфекция буларак башланырга мөмкин. “Роспотребнадзор”ның Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Наталья Пшеничная шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

“COVID-19 акрынлап сезонлы инфекциягә әйләнеп килә. SARS-CoV2 көзен кабат көчәергә мөмкин”, – дигән ул.

 Наталья Пшеничная сүзләренчә, гадәттә, көз көне сулыш органнарына тискәре йогынты ясый торган күп кенә инфекцияләр үсеш ала.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Россиядә коронавирусның май ахыры-июньдә көчәячәген фаразлаган иде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев