Логотип Идель
Яңалыклар

Россия Банкы төп ставканы 11 процентка кадәр төшерде

Бүген янә Россия Банкы Директорлар советының чираттан тыш утырышы узды. Анда төп ставканы киметү турында карар чыгардылар.

Россиягә каршы кертелгән санкцияләр аркасында икътисад  тармагында вәзгыять катлаулана башлагач, Үзәк Банк моңа кадәр 9,5 процент булган төп ставканы 20 процентка кадәр күтәргән иде. 8 апрельдә ул бераз төште - 17 процент,  29 апрельдә исә -14 процент булды.

Бүген янә Россия Банкы Директорлар советының чираттан тыш утырышы узды. Анда төп ставканы киметү турында карар чыгардылар. Ул 14 проценттан 11 процентка төште. Мондый карар кабул ителүинфляция күрсәткечләре һәм инфляция фаразлары үзгәрү белән аңлатыла.

“Соңгы мәгълүматлар бәя үсүнең күпкә акрынаюын күрсәтә. Сумның ныгуы инфляция кимүгә ярдәм итә. Апрель аенда еллык инфляция күрсәткече 17,8 процентка җитте. 20 майга, Россия Банкының апрель аена фаразында каралганнан тизрәк кимеп, 17,5 процентка калды”, – диелә Үзәк Банк хәбәрендә.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев