Логотип Идель
Яңалыклар

Россиядә ял итүгә ихтыяҗ арткан

Март аенда чит ил юнәлешләрен ябу фонында Россия буенча ял итүгә ихтыяҗ арткан. Броньлаулар рекордлы 83 проценка җиткән.

Март аенда чит ил юнәлешләрен ябу фонында Россия буенча ял юнәлешләренә ихтыяҗ арткан. Броньлаулар рекордлы 83 проценка җиткән. Моңа җавап итеп, кунакханәләргә бәяләр арту көтелә, дип хәбәр итә "Коммерсанть" Travelata.ru га сылтама белән.

Узган ел белән чагыштырганда, ил буенча турлар саны ике тапкыр арткан. Шул ук вакытта тармак белгечләре билгеләп үткәнчә, ихтыяҗ узган атнада кискен арта башлаган, һәм моны шул исәптән туристлык кешбэк программасы старты белән дә бәйлиләр. Ихтыяҗ лидерлары арасында - Сочи, Анапа , Кавказ Минераль Сулары һәм Кырым. Әмма Кырымга кызыксыну ябык аэропорт аркасында бераз кимегән. 

Югары ихтыяҗ аркасында кайбер кунакханәләр бәяләр артуның ( 10-20% ка) тагын бер дулкынын уздырырга исәпли, ә кайберләре, вәзгыятьне гомуми тотрыкландырганнан соң сатуны яңартырга ниятләп, пауза алган

Мартта чит илгә сәфәрләр өлеше нибары 17% тәшкил иткән. Travelata.ru мәгълүматлары буенча, чит ил юнәлешләренә ихтыяҗ структурасында Абхазия (барлык броньнәрнең 9%), Төркия (5%) һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (2%) алда бара.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев