-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
ИСЛАМ ФИНАНСЛАРЫ БУЕНЧА email-курслар УЗАЧАК Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия ислам институты 5 февральдән башланып китәчәк яңартылган “Ислам буенча финанс белеме 3.0” email-курслары ачылачагы хакында хәбәр итә.
-
БҮГЕН ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНУЫ КӨТЕЛӘ Төнлә республика буенча урыны белән томан төшәчәк.
-
БЫЕЛ ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР "ПАНОРАМА" КИНОФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК Татарстанда туган телләр айлыгы башланып китте.
-
Исерек 3 кешенең гомерен өзгән Исерек водитель гаебен таныган. Ләкин...
-
ЗИНИРА РАМАЗАНОВА ТОРМЫШЫН НӘРСӘДӘН БАШКА КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРМИ? Бүген популяр җырчы Зинира Рамазанованың туган көне!
-
Идәнгә төшкән пилмәнне кәстрүлгә салып укучыларга ашаткан Хәзер ашханәгә яңа хезмәткәр эзлиләр.
-
АВАРИЯДӘ ДҮРТ АЙЛЫК БАЛА ҮЛГӘН... Бала алган җәрәхәтләреннән хастаханәгә барып җитмичә дә үлгән.
РОССИЯ ГЕОГРАФИЯСЕН БЕЛӘСЕҢМЕ?
Татарстан Милли музей мәйданчыгында 29 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә Халыкара «Географик диктант-2020» акциясе узачак.
Ел саен үткәрелә торган зур масштаблы чараның максаты-географик белемне популярлаштыру һәм Россия географиясенә кызыксынуны арттыру.
Татарстан Республикасы Милли музее һәм Бөтенроссия «Рус география җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы күп еллар дәвамында уртак чаралар уздыра, аларны дустанә мөнәсәбәтләр һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек бәйли.
Ел саен үткәрелә торган белем бирү акциясе Россия географиясе, тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучыларны берләштерә, диктантта катнашу ирекле һәм бушлай, биремнәрне үтәү өчен 45 минуттан артык вакыт биреләчәк. Катнашучыларны теркәү 11:00 сәгатьтә, акция 12:00 сәгатьтә башлана.
Халыкара акциядә катнашырга теләсәгез, түбәндәге телефон аша Татарстан Республикасы Милли музеенда алдан теркәлергә чакыралар:292- 89- 84.
Диктант турында тулырак мәгълүмат сайтта: https://dictant.rgo.ru
Татарстан Республикасы Милли музеенда географик диктант офлайн форматта узачак. Халыкара «Географик диктант-2020» агарту акциясенә кушылыгыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз