Логотип Идель
Яңалыклар

КОРОНАВИРУСТАН РОССИЯ ИКЪТИСАДЫНА ЗЫЯН КҮЛӘМЕ ТРИЛЛИОН СУМ ДИП ИСӘПЛӘНӘ

Пандемия башыннан Россиядә 5,6 миллион инфекция очрагын ачыклаганнар, 138 мең кешене коткарып кала алмаганнар. Барлыгы 151 миллионнан артык тест үткәрелгән.

2020 елда коронавирус Россия икътисадына триллион сумга якын зыян китергән. Бу хакта "Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге торышы турында" докладына сылтама белән Риа-Новости хәбәр итә.

Стационарларда авыруларны дәвалау өчен генә дә 183 миллиард сум акча киткән, тест үткәрү өчен - 108 миллиард сум акча тотылган.

Халыкка һәм предприятиеләргә коронавируска каршы көрәш өчен федераль бюджеттан 515 миллиард сумнан да ким булмаган күләмдә түләүләр булган.

Ил бюджетыннан COVID-19 белән чирләүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүгә һәм оештыруга барлыгы 189,452 миллиард сум юнәлтелгән.

Пандемия башыннан Россиядә 5,6 миллион инфекция очрагын ачыклаганнар, 138 мең кешене коткарып кала алмаганнар. Барлыгы 151 миллионнан артык тест үткәрелгән. Хәзер актив прививка кампаниясе бара.

 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев