-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.
-
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Русия шәһәрләре нәрсә зурлыгы белән көч сынаша
Халыкка күп кирәкмени!? Мактаныр бер әйбер булса, бәхет өчен шул да җитә...
Интернетта Русиянең төрле шәһәрләре чыршы зурлыгы белән мактаныша башлады. "Барысы да комплекслардан килеп чыга..." дияр иде психологлар. "Безнеке сезнекеннән озынрак", "Безнеке сезнекеннән затлырак", - дип мактана социаль челтәрләрдә кайберәүләр. Бәхәсләшергә һәм тел күрсәтешергә бер сәбәп.
Үлчәп йөрисе юк, иң биек чыршылар исемлеге күптән билгеле. Казан 3 урында. Төп чыршы "Казан" гаилә үзәге ягында тора. Ачылышы 26 декабрь көнне булачак.
Иң биек чыршы Красноярскида, биеклеге 55 метр. Аннан Екатеринбургта (50 метр) һәм Казанда (35 метр). Барнаулда – 32, Тулада – 32, Пермьдә - 30, Владивостокта – 28, Төмән чыршысы 28 метр биеклектә. Мәскәү иң озын тере чыршысы белән мактана (27 метр). Шундый хәлләр!
П.С. Шуны онытмагыз, иң мөһиме чыршының зурлыгы түгел, ә бәйрәм хисе бүләк итү сәләте!
Фото: e-kazan.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз