-
ТАЙМ-АУТ ТАПШЫРУЫ: КАРАТЭ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ "Тайм-аут" тапшыруының чираттагы чыгарышы каратэга багышлана.
-
Шифаханәдә ял - иң арзаны Татарстан бу җәйдә шифаханәгә юллама бәясе иң арзан торган Россия төбәкләре рейтингында лидерлар рәтенә чыкты.
-
Дәүләт Думасында гаилә институтын ныгытырга алынганнар Гаилә хәлләренә сәбәпсез тыкшынмаячаклар. Дәүләт Думасына шул хакта закон проект кертелде. Документта Гаилә кодексына караган 20 һәм башка норматив актларга кагылышлы 25 төзәтмә бар.
-
Рөстәм Хуҗинның «Туган як көйләре» күргәзмәсе ачылды Автор баталь һәм тарихи жанрлардагы рәсемнәре белән билгеле.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
"Россия лидерлары" ачык конкурсының финалистлары билгеле
Түбән Новгородта РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән үткәрелә торган "Россия лидерлары" ачык конкурсы финалистларының исемнәрен атадылар. Ярымфиналда берьюлы җиде татарстанлы көч сынашты. Бу хакта tatar-inform.ru хәбәр итә.
Тантананы "Түбән Новгород" стадионында 2018 елгы "Россия лидерлары" конкурсы финалисты Оксана Ачкасова һәм РФ Президентының халыкара һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой уздырды. Конкурста катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ул залда җиңелүчеләр булмавын билгеләп үтте.
"Бу ярышка тәвәкәлләвегез белән сез барыгыз да җиңдегез. Тормышта иң төп мотивацияләрнең берсе-ул үз-үзе белән бәхәс", - диде Швыдкой. Ул билгеләп үткәнчә, конкурс үз мөмкинлекләреңне аңлауга этәргеч бирә.
Татарстанлылар арасында ярымфиналда Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, ВТБ банкы идарәче директоры Ирек Садыйков, "ТР мамлар берләшмәсе" коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Нина Шимина иң көчлеләр булдылар. Суперфиналга шулай ук Татарстан Республикасы хәрби прокуроры урынбасары Карен Додонов, "Алабуга" МИЗ АҖ юридик хезмәте җитәкчесе Никита Хилимончик, Зенит" АНП салым практикасы җитәкчесе Закир Әбдрәшитов һәм "Джи Ди Си Сервисез" компаниясе бүлеге җитәкчесе Тимур Кайданный чыкты.
Ярымфиналда җиңүчеләрне котлап, Михаил Швыдкой җиңүчеләрне Сочидагы финал ярышлары көтә, дип искәртте.
Ярымфиналда Татарстаннан барлыгы 42 вәкил катнашты. Ярымфиналның ике көне дәвамында катнашучылар төрле дәрәҗәдәге идарә итү кейсларын чиштеләр. Эш нәтиҗәләре буенча һәр конкурсант бәяләүчеләрдән шәхси тәкъдимнәр алды. Бәяләү чараларыннан тыш, ярымфиналда очрашулар һәм мастер-класслар узды. Россия икътисады перспективалары турында лекцияне ярымфиналда катнашучылар өчен Ломоносов исемендәге МДУның икътисад факультеты деканы Александр Аузан укыды. Ярымфиналга чыгучыларның барысы да Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко имзалаган грамота белән бүләкләнде.
"Россия лидерлары" конкурсы "Россия – мөмкинлекләр иле" автоном коммерциячел булмаган оешма тарафыннан үткәрелә. Конкурсның максаты-лидерлык сыйфатларына һәм идарә итү компетенцияләренә ия булган перспективалы җитәкчеләрне ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү. Идел буе округы регионнарыннан конкурска 41,9 меңнән артык гариза килгән. 335 конкурсант ярымфиналга чакыру алды, шуларның 282се генә сынауга кадәр үтте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз