-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Сәмрух» премиясе җиңүчеләре кемнәр? 24 февраль көнне урамда үтә нык салкын булуга карамастан «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә кызу иде! Чөнки, ниһаять, 2020 елның иң яхшы әйдаманы һәм сәлкеше билгеле булды. Ул гына да түгел, «Сәмрух – 2020» Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр премиясе тагын 13 номинация җиңүчесен игълан итте.
-
58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә ут төрткән... Красноярск өлкәсендә 58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә спирт сипкән һәм шырпы яндырып, ут төрткән.
-
Айваз Садыров кызына нинди исем кушкан? Кызына нинди исем кушканнарын да белдек!
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
«Россия һәм Кытай: мәдәниятләр багланышы»
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында октябрь ае дәвамында «Русия һәм Кытай: мәдәниятләр багланышы» дигән күргәзмә эшләячәк. Ул Русиядә Кытай елы уздырылуга багышлана.
Билгеле булганча, 2018–2019 еллар Кытай һәм Русия төбәкләренең хезмәттәшлек итү еллары дип игълан ителде.
Күргәзмә Кытайның борынгыдан алып хәзерге көннәргәчә булган тарихы белән таныштыра. Экспозициянең беренче өлеше Русия һәм Кытай мөнәсәбәтләренә багышланган. Ике зур ил арасындагы сәүдә-икътисад элемтәләренә 400 елдан артык. Милли китапханә фондларыннан булган китаплар бу әһәмиятле хезмәттәшлекнең тарихын яктырталар.
Кытай – әкияттәгечә гүзәл, үзенчәлекле көнкүрешле, бай тарихлы һәм уникаль традицияләр иле. Ул иң борынгы цивилизацияләрнең берсе, кәгазь, ефәк, чәй һәм күкерт уйлап табылган җир. Артур Коттереллның «Кытай» дигән китабы Бөек корма артындагы борынгы тарихны һәм мәдәниятне сурәтли.
Кытай уңышлы үсешен дәвам итә, ул дөньяның иң алга киткән илләреннән санала. Хәзерге Кытай иленең тормышын сурәтләгән китаплар да укучыларга кызыклы булыр.
Экспозиция Кытайның бай һәм төрле мәдәниятле булуын ачык чагылдыра, Көнчыгыш тормышы белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз