-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Россия пенсияләр күләме буенча дөньяда 22нче урынны били
Дөньяның төрле илләрендәге пенсияләр күләмен чагыштырганда ике алым (теге яки бу валютадагы уртача түләүләрне сумнарга күчерү яки хезмәт хакы һәм пенсияне чагыштыру) кулланыла. «Прайм» агентлыгы Дәүләт идарә университетының статистика кафедрасы мөдире вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Кузнецовка сылтама белән шул хакта хәбәр итә.
Эксперт билгеләп үткәнчә, әлеге алымнарның беренчесе бик үк дөрес түгел, чөнки пенсияләрнең абсолют күләмен сумнарга күчереп чагыштырганда реаль тормыш бәясендәге аерма исәпкә алынмый.
«Дөньяның төрле илләрендә кәтлит белән күмәч бәяләре арасында аерманы ачыктан-ачык күрсәтеп торган «бигмак индексын» гына искә төшерегез», - дип искәртте Кузнецов.
Пенсияләрне илдәге хезмәт хакы белән чагыштыру чынбарлыкка күбрәк туры килә. Шул рәвешле, илдәге яшәү дәрәҗәсен исәпкә алып, кешенең лаеклы ялга чыкканнан соң кереме күпмегә кимүен күрергә мөмкин. Әйтик, Россиядә пенсия хезмәт хакы күләменең 29 процентын каплый, нәтиҗәдә, ул дөньякүләм рейтингта 22нче баскычны били.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз