Логотип Идель
Яңалыклар

РОССИЯ ТОП-3тә: СЕЛФИ АРКАСЫНДА ҮЛҮЧЕЛӘР САНЫ АРТА

Беренче документаль расланган үлем очрагы 2008 елда булган. Шул вакыттан бирле селфидан 433 кеше җитди зыян күргән, шуларның 379 ы үлгән, 40% ы сәяхәтчеләр булган.

Journal of Travel Medicine басмасында селфи ясаган кешеләрнең үлеме һәм авыр җәрәхәтләре санына багышланган испан университеты галимнәренең уртак тикшерүен бастырганнар, дип яза Бизнес-онлайн. Беренче документаль расланган үлем очрагы 2008 елда булган. Шул вакыттан бирле селфидан 433 кеше җитди зыян күргән, шуларның 379 ы үлгән, 40% ы сәяхәтчеләр булган.

Әгәр 2013 елда селфи аркасында үлемнәр нибары өч булса, 2019 елда - инде 68. Пандемия үлем очракларын киметкән - узган ел 37 очрак теркәлгән. Әмма 2021 елның беренче яртыеллыгында "коронавирус" чикләүләре һәм туризм өлкәсенең җанлануы аркасында 31 үлем очрагы булган.

Селфи аркасында үлүчеләр саны буенча илләр арасында беренче урында - Һиндстан (26%), икенче урында - АКШ (10%), өчлекне Россия (8,7%) йомгаклый. Кешеләр еш кына биеклектән егылып, мәсәлән, шарлавыкларда селфи ясарга омтылганда һәлак була. Еш кына үлем сәбәпләре булып шулай ук транспортта селфи тора, бигрәк тә поездларда, һәм суда селфи ясау

Татарстанда да берничә үлем булды. Үткән ел Бөгелмәдә, селфи ясап, журналист һәлак булган: ул таудан егылган. Ике ел алданрак Казанда Таҗикстаннан КФУның 18 яшьлек студенты, үзен смартфонга фотога төшерергә теләп, дүртенче кат балконыннан егылып төште. 2015 елда Яр Чаллыда 7 нче каттан егылып 14 яшьлек яшүсмер һәлак була, ул да фото ясарга теләгән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев