Логотип Идель
Яңалыклар

Россия туристларына 15 ил ачык

Россиялеләргә күчеп утырмыйча гына чит илгә сәяхәт итү мөмкинлеге саклана. 15 илдә турыдан-туры рейслар бар

Россиялеләргә күчеп утырмыйча гына чит илгә сәяхәт итү мөмкинлеге саклана. 15 илдә турыдан-туры рейслар бар, дип хәбәр итә Россия туроператорлары ассоциациясе матбугат хезмәте.

«2022 елның мартында 15 илгә Россиядән турыдан-туры рейслар игълан ителгән. Болар — Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бәхрәйн, Катар, Мәгъриб (Марокко), Иран, Казахстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Белоруссия, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Һиндстан, Шри-Ланка», — диелә хәбәрдә.

Март аенда Абхазиядә бер атна ял итү  23,7 мең сумнан башлана, Әрмәнстанда ял итү якынча 66,7 мең сумга төшә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев