Логотип Идель
Яңалыклар

РОССИЯДӘ 60 МЕҢ БАЛА КОРОНАВИРУС БЕЛӘН АВЫРЫЙ

Коронавирусның таралуына бәйле рәвештә карантин чаралары илнең 21 субъектындагы 50 мәктәпбендә саклана.

Россиядә 60 мең бала COVID-19 дан дәвалана, дип хәбәр итте РФ сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко коронавирус таралу белән көрәш буенча хөкүмәт каршындагы координация советы президиумы утырышында.

"Бүген безнең кечкенә пациентлар арасында 50 процент авыру ачык клиника белән узуын күрәбез. Илдә барлыгы 60 меңгә якын бала медицина дәвалануда тора", - дип китерә Мурашко сүзләрен РИА "Новости".

РФ Мәгариф министрлыгы Россия мәктәпләрендә коронавирус һәм сезонлы ОРВИ белән вәзгыять тотрыклы дип белдерә. Коронавирусның таралуына бәйле рәвештә карантин чаралары илнең 21 субъектындагы 50 мәктәпбендә саклана. 

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор башлыгы Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, республикада тулысынча карантинга ябылган мәктәпләр юк. Татарстанда мәгариф учреждениеләре штат режимында эшли, мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерүнең кирәге юк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев