Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар

    29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак. Бу хакта һәм законнардагы башка үзгәрешләр турында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Росгвардиянең ТР буенча идарәсенең лицензия-рөхсәт эшләре үзәгенең корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы, полиция майоры Рамил Камалиев сөйләде.

    Бүгенге көндә Татарстанда 44,5 меңнән артык кешенең ату коралын йөртү һәм саклау хокукы бар, ә теркәлгән «стволлар» саны якынча 75 мең берәмлек тәшкил итә. Узган елда гына да 16 меңнән артык татарстанлы корал лицензиясен алган һәм озайткан. «Хәзер яңа төзәтмәләр ярдәмендә гражданлык коралын алуга лицензия биргәндә чикләүләр саны артты», – дип билгеләп үтте Р.Камалиев.

     Шулай итеп, корал белән идарә итү хокукын түбәндәге затлар ала алмый:

    • аңлы рәвештә кылынган җинаяте өстеннән төшерелмәгән яки үтәлмәгән хөкем ителүе булган затлар;
    • авыр яки аеруча авыр җинаять өчен, шулай ук корал, сугыш кирәк-яраклары, шартлаткыч матдәләр, шартлаткыч яки имитацияләүче җайланмалар, махсус әзерләнгән техник чаралар, наркотик чаралар, психотроп, көчле тәэсир итүче, агулы һәм радиоактив матдәләр, дару һәм башка химик-фармакология препаратлары кулланып кылынган уртача авырлыктагы җинаять өстеннән төшерелгән яки үтәлгән хөкем ителүе булган затлар;
    • коралның законсыз әйләнеше белән бәйле, аңлы рәвештә кылынган җинаять өстеннән төшерелгән яки үтәлгән хөкем ителүе булган затлар;
    • террористик характердагы һәм (яки) экстремистлык юнәлештәге җинаять, шулай ук терроризмны пропагандалау, аклау һәм яклау максатларында кылынган җинаять өстеннән төшерелгән яки үтәлгән хөкем ителүе булган затлар;
    • балигъ булмаганнарга карата көч кулланып кылынган аңлы җинаять өчен хөкем ителгән яки үтәлгән хөкем ителүе булган затлар;
    • җинаять кылган өчен ике һәм аннан да күбрәк тапкыр хөкем ителгәннәр;
    • җәзаның бер төре буларак арестны күздә тоткан хокук бозуларны кылган өчен, шулай ук табиб билгеләмичә генә (яңа потенциаль куркыныч психоактив матдәләр) наркотик чаралар яки психотроп матдәләр кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылганнар, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүче йә исерек хәлдә булган затка транспорт чарасы белән идарә итүне тапшыручы – административ җәза срогы тәмамланганнан соң бер ел узганчыга кадәр административ җаваплылыкка тартылганнар.

    Моннан тыш, хәзер үзеңне саклау коралларының барлык хуҗаларына биш елга бер тапкыр үз белемнәрен һәм аның белән куркынычсыз эш итү күнекмәләрен расларга кирәк. Шулай ук гражданнар коралны тикшерү өчен тапшырырга, коралның әйләнешен контрольдә тотарга вәкаләтле органнарның вазыйфаи затларына коралны саклау урыннарына керүне тәэмин итәргә һәм коралны югалткан яки урланган, аны төшереп калдырган очракта, кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итәргә тиеш. «Әлеге таләпләрне үтәмәгән очракта, Росгвардия идарәсе шунда ук гражданинның лицензиясен юкка чыгара», – дип билгеләп үтте Р.Камалиев.

    Реклама

    Ул билгеләп үткәнчә, төзәтмәләр кабул ителгәнче лицензия алган татарстанлылар аны законнарның барлык таләпләрен үтәгәндә озайта алачак. «Әмма яңа кагыйдәләргә туры килмәүне ачыклаганда, корал шунда ук алыначак», – дип аңлатты Р.Камалиев.

    Әйтик, агымдагы елның гыйнварыннан республикада 844 беркетмә рәсмиләштерелгән һәм 240 берәмлек корал алынган. Моннан тыш, Р.Камалиев лицензияне озайту өчен медицина тикшерүе биш елга бер тапкыр узарга кирәк, ә 2022 елның 1 нче мартыннан барлык медкомиссия бәяләмәләре дә электрон рәвештә Росгвардиянең мәгълүматлар базасына җибәрелә, дип искәртте. «Шул рәвешле без кәгазьдән электрон белешмәләргә тулысынча күчтек», – дип өстәде ул.

    Хәзер лицензия алу өчен берничә мәҗбүри этап узарга кирәк: медицина тикшерүе узу, корал белән куркынычсыз эш итү күнекмәләрен өйрәнү, лицензия рәсмиләштерүгә гариза һәм корал сатып алуга, саклауга һәм йөртүгә рөхсәт бирү, хокук саклау органнары базалары буенча тикшерү үтү. «Әгәр кандидатның нинди дә булса этапта законда күрсәтелгән таләпләргә туры килмәве ачыкланса, ул лицензия ала алмый», – дип нәтиҗә ясады Р.Камалиев.

    Чыганак: kzn.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!