Логотип Идель
Яңалыклар

РОССИЯДӘ ЭЧКЕ ТУРИЗМ "ТЕРЕЛӘ"

Татарстан быел беренче яртыеллыкта ял итүчеләр саны буенча беренче дистәгә эләгеп, алтынчы урынга чыккан.

Татарстан быел беренче яртыеллыкта ял итүчеләр саны буенча беренче дистәгә эләгеп, алтынчы урынга чыккан. Бу хакта «Ростуризм» җитәкчесе Зарина Догузова белдергән.

Ил эчендәге туризм буенча лидерлар бишлегенә Мәскәү, Краснодар крае, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Кырым кергән. Икенче бишлеккә, Татарстаннан соң, Свердловск өлкәсе, Башкортстан, Түбән Новгород һәм Ростов өлкәләре керә. Туристлар Алтай, Байкал күле, Карелия һәм Дагыстанны да үз итә.

Сүз уңаеннан, быел беренче яртыеллыкта Россиядә эчке туризм ковидка кадәрге чорга карата 95 процентка «терелгән».

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев