Логотип Идель
Яңалыклар

Россиядә коронавирус эпидемиясе язга таба яки иртәрәк бетәргә мөмкин

Бу язга таба бетәчәк, әгәр без тырышсак иртәрәк тә бетәргә мөмкин. Бу һәркемнән тора.

Бу фикерне Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова «Россия 1» телеканалында «Куркыныч вирус» фильмы өчен биргән интервьюда әйтте.

«Бу язга таба бетәчәк, әгәр без тырышсак иртәрәк тә бетәргә мөмкин. Бу һәркемнән тора», — диде федераль хезмәт башлыгы.

Ковидка каршы кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеге турында Татарстан буенча Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина да әйтте.

«Әгәр ел башында барлык массакүләм чаралар да бөтен таләпләрне үтәп уздырылса, яңа ел каникуллары чорында авыру очраклары артмаячак», — диде агентлык әңгәмәдәше. 

"Татар-информ"

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев