Логотип Идель
Яңалыклар

РОССИЯДӘ КОРОНАВИРУСНЫҢ ИКЕНЧЕ ВАКЦИНАСЫН ТАТАРСТАНДА СЫНЫЙЛАР

Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаны сынауда катнашучыларны җентекләп сайлаячаклар.

 Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаны сынауда катнашучыларны җентекләп сайлаячаклар. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

«Бу эш Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) әзерләгән бердәм схема буенча бара. Схемада моның ничек булырга тиешлеге, гражданнар категориясе, яшь категориясе һәм медицина тарихының нинди булырга тиешлеге җентекләп язылган. Теләсә кем килеп проектта катнаша алмый. Катнашучылар сәламәтлек куркынычына ачыклау өчен тирәнтен медицина тикшеренүе узачак», — диде Лилия Галимова.

«Вектор» фәнни үзәге җитештергән коронавируска каршы «ЭпиВакКорона» вакцинасы клиник сынаулар узу өчен Татарстандагы медицина оешмаларына кайтарылды.

tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев