-
Коронавирус йоктыручылар саны арта Пандемия башланганнан бирле республикада 155 185 коронавирус очрагы теркәлгән.150 591 кеше сәламәтләнгән
-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Россиядә һөнәрләрнең атамасы алмашыначак
Россиядә яңа белгечлекләр барлыкка киләчәк. Әйтик, авыл хуҗалыгында - «ситифермер», мәгълүмати технологияләр өлкәсендә - «мәгълүмати ресурслар операторы», «компьютер челтәрләрен көйләүче» кебек һөнәрләр пәйда булырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» яза.
Шул ук вакытта, «цифрлы мәгълүматны эшкәртү буенча мастер» һөнәре (элегрәк ул ЭВМ операторы дип атала иде) тарихта гына калачак.
Экспертлар исәпләп чыгарганча, хәзерге вакытта 120гә якын ихтыяҗ булмаган белгечлек бар, бу элекке исемлекнең бик нык искерүе хакында сөйли.
Кайбер һөнәрләрнең атамаларын яңарту да күздә тотыла, алар тагын да заманчарак һәм матуррак яңгыраячак. Мисал өчен, элегрәк авыл хуҗалыгында дүрт белгечлек (авыл хуҗалыгы производствосы мастеры, машина-трактор паркына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча мастер, тракторчы-машинист, электр җиһазын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү буенча электромонтер) бар иде. Хәзер аларны «авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү буенча мастер» дигән яңа профессия алыштырачак.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз