Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Россиядә сабантуйлар сезоны Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында ачылган

    Быелгы сабантуй сезоны Әстерхан өлкәсе Идел Буе районының Җәмәл (Три Протока) авылында, шулай ук Волгоград өлкәсенең Светлоярск районы Кече Чапурин авылында башланды.

    «Әлеге милли бәйрәм ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында узды», дип хәбәр итә коллективның матбугат хезмәте.

    Директоры Юрий Жуков әйтүенчә, Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Татарстаннан чыгыш ясаучы бердәнбер коллектив булган.

    Ансамбль Әстерхан, Волгоград һәм Самара шәһәрләрендә узган сабантуйларда үз гастрольләре кысаларында катнашкан. Бу шәһәрләргә аерым программа белән коллектив күп еллар эчендә беренче тапкыр килгән.

    Реклама

    Чыгышлар Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган. Беренче бүлектә тамашачылар татар мәдәни мирасы шедеврлары белән танышкан, икенчесендә тамашачыга «Туй» музыкаль-хореографик спектакле тәкъдим ителде.

    «Бу программа белән без Чаллы, Түбән Кама, Мәскәү, Уфа һәм Казанда елның икенче яртысында чыгыш ясарга планлаштырабыз», - ди Юрий Жуков.

    Гастрольләр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Без - Россия» федераль программасы кысаларында «Росконцерт» оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә узган.

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!
    • "Татмедиа" онлайн-кибете