Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • «ЯШЬ КИЛЕН» ПРОЕКТЫНА ТЕРКӘЛҮ БАШЛАНДЫ Әлеге чарада катнашырга Казанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләре һәм районнарында яшәүче яшь мөслимәләр дә теләк белдерде. Шуңа күрә проект оффлайнда гына түгел, онлайн форматта да үткәреләчәк.
      89
      0
      0
    • РЕСПУБЛИКА ЙОГЫШЛЫ АВЫРУЛАР ХАСТАХАНӘСЕНДӘ ЯҢА БҮЛЕКЛӘР АЧЫЛА Яңа бүлекләр Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе (РКИБ) белгечләренә ярдәм итү максатыннан ачыла.
      98
      0
      0
    • "ТЫНЫЧ СӘГАТЬ ЗАКОНЫ" - кемнәр өчен? Яңа законга ярашлы, 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр күпфатирлы йортларда һәм тулай торакларда ремонт эшләре башкарырга ярамый.
      111
      0
      0
    • "ШАЯН" КӨН САЕН ҮСӘ, ШАТЛАНДЫРА! Бүген “ШАЯН ТВ” телеканалы “Сәйлән” фестиваленең икенче сезоны башлану уңаеннан журналистлар белән очрашу уздырды. Чакырылган кунаклар арасында «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының киңәшчесе, халык шагыйре Разил Вәлиев, җырчылар Айсылу Габдинова һәм Ландыш Нигъмәтҗанова да бар иде.
      245
      0
      0
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2270
      0
      6

    РОССИЯКҮЛӘМ МӨНӘҖӘТЛӘР ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ

    19 сентябрьдә Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак. Бәйгене оештыручылар булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге тора. Быелгы фестиваль нәзарәт игълан иткән Туган тел елы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелә.


    Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла.
    Конкурста катнашу өчен җиде яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр чакырыла. Ярыш ике номинациядә узачак: “Соло” һәм “Ансамбльләр”. Бәя бирүчеләр башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итәчәк. Фестивальдә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, ә һәр солист һәм ансамбль конкурста катнашу хакында сертификатлар алачак.


    Узган елны мөнәҗәт фестивале ике йөздән артык сәләтле башкаручыны үзенә җыйган иде.
    Фестиваль хакында тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдә танышырга мөмкин. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2020 елның 15 сентябренә кадәр кабул ителә.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Журналга онлайн язылу