РОССИЯЛЕЛӘРНЕҢ ПУТИНГА 545 МЕҢНӘН АРТЫК СОРАВЫ БАР
"Владимир Путин белән турыдан-туры элемтә" программасын әзерләү дәвам итә. Туры элемтә 30 июньдә булачак.
"Владимир Путин белән турыдан-туры элемтә" программасын әзерләү дәвам итә. РФ Президенты адресына 545 027 сорау кабул ителгән. Бу хакта ТАСС "Россия-24" телеканалы тәкъдим иткән статистикага сылтама белән яза.
Телеканал мәгълүматлары буенча, 316 403 мөрәҗәгать колл-үзәк аша кергән. Россиялеләр 11 794 сорауны СМС яки ММС ярдәмендә, 51 146 - программа сайты аша һәм 45 303 - "Мәскәү - Путинга" мобиль кушымтасы аша, шулай ук 20 381 мөрәҗәгать социаль челтәрләр аша җибәргән.
Туры элемтә 30 июньдә булачак. Һәркем сорауны "Мәскәү - Путинга" махсус мобиль кушымтасы аша бирә ала, ул туры эфир вакытында студия белән турыдан-туры видеоэлемтәгә чыгарга мөмкинлек бирә. Сораулар moskva-putinu.ru (москва-путину.рф), 0-40-40 номерына СМС- яки ММС-хәбәр ярдәмендә һәм 8-800-200-40-40 телефоны буенча кабул ителә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев