Логотип Идель
Яңалыклар

РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ БӘЙРӘМ НАМАЗЫНДА КАТНАШТЫ

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан гаете бәйрәме уңаеннан намазда катнашты. Тантана Галиев мәчетендә узды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан гаете бәйрәме уңаеннан намазда катнашты. Тантана Галиев мәчетендә узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бәйрәм намазын Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Традицион вәгазь башланыр алдыннан ул Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау сүзләрен укыды», - диделәр матбугат хезмәтендә. 

Чара Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләренә туры китереп, минималь санда кешеләр катнашында узды. Мәчеттә барлык дин тотучылар да битлек һәм перчаткалар киде, социаль дистанцияне үтәде.

Вәгазь барышында Татарстан мөфтие Корбан бәйрәменең мәгънәсен һәм әһәмиятен аңлатты, аның тарихы һәм корбан чалу йоласының тирән мәгънәсе турында сөйләде. Шулай ук ул быел мөселманнар бәйрәмне каршы ала торган аерым шартларны билгеләп үтте. Моннан тыш, Камил хәзрәт Сәмигуллин туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклауның мөһимлеге турында искә төшерде.

Соңыннан бәйрәм намазы укылды. 

Фото: tatarstan.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев