-
ФАТИРНИК: «ИДЕЛ» ДУСЛАРЫН ҖЫЯ «Идел» яшьләр журналы апрель саны дөнья күрү уңаеннан дусларын җыя. Яшьләр белән бер дулкында яшәүче журналның апрель саны авторларның төрлеге, язма геройларының кыю фикерле булуы белән аерылып тора.
-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы үзенчәлеге нидә? «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты елдагыча 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамында узачак. Шулай итеп, быелгы акциягә нәтиҗәләр ясалачак.
-
«Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизларын тәкъдим итү программасы Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары...
-
Казахстан башкаласында Тукай урамы барлыкка киләчәк Бу хакта дәүләт башлыгы Татарстан Президенты белән очрашуда белдергән.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
-
«Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара Быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израиль вәкилләре дә катнаша.
-
ТР Вице-премьеры Альберт Кәримов: "Республика Президенты "Безнең заман" фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә бурыч куйды" Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Рәшит Заһидуллин театрдан нигә китүен әйтте: "Театрдан коллективны яклаганга китәм"
1993 елдан бирле Тинчурин театрының баш режиссеры вазыйфасын үтәгән Рәшит Заһидуллин 2 сентябрьдә театрдан китүе турында хәбәр итте. Бу хакта ул ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашуы вакытында әйтте. Аның театр белән эш килешүе 5 сентябрь көнне тәмамлана. Режиссерның хатыны, 30 ел буен театрда эшләгән Җәмилә Әсфәндиярова шулай ук театрдан китүен белдерде.
"Министр белән низаг театр хезмәткәрләрен яклаудан килеп чыкты. Узган ел музыкаль театр үсеше концепциясен языгыз дигәч, мин баш тарттым. 85 еллык театрның музыкаль театр булып китүен мин берничек тә кабул итмәдем. Хезмәткәрләрне яклау өчен каршы төштем. Шуңа күрә узган ел да декабрьгә чаклы килешү озайтмый килделәр. Икенчесе, театрның урысча тамашалар куюын кабул итмим. Яңа ел бәйрәмендә балаларга урысча әкият уйнауга да каршы чыктым. Аны миңа әйтмичә уйнадылар. Без "Тапкыр егет" әкиятен куймакчы идек", - ди режиссер.
Заһидуллинның эштән алыну мөмкинлеге турында хәбәр "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында дөнья күрде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз