Рөстәм Галиев вафат
Уфада авырудан соң танылган режиссер, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, башкорт опера һәм балет театры режиссеры Рөстәм Галиев вафат булды
Уфада авырудан соң танылган режиссер, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, башкорт опера һәм балет театры режиссеры Рөстәм Галиев вафат булды. Шушы көннәрдә аңа 60 яшь тулган иде. Бу хакта «Башинформ»слтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.
Рөстәм Мидхәт улы Галиев 1959 елның 25 маенда Уфа шәһәрендә туа. Уфа дәүләт сәнгать институтын (1981) «Драма театры режиссеры» һәм А.Луначарский исемендәге ГИТИСны (1988) «Музыкаль театр режиссурасы» белгечлеге буенча тәмамлый. Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының баш режиссеры була.
Хушлашу сишәмбе, 4 июньдә булачак, дип хәбәр иттеләр театрның матбугат хезмәтендә.
«Идел» журналы 16+
Теги: театр Мәдәният
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев