-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.
-
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Рөстәм Галимов: “Татар мохитенә бию аша кердем”
“Яшь татар лидеры мәктәбе”нең тагын бер җиңүчесе, 50 меңлек грант отучы Пермь егете - Рөстәм Галимов татар дөньясына бию аша килеп кергән. Без аның белән әлеге уңышка ничек ирешүе турында сөйләштек.
- Рөстәм, сине чын татар лидеры буларак яхшы беләм. Казанга да беренче генә тапкыр килмисең. Үзеңне кайчан лидер буларак сыный башладың?
- Мин тата мохитендә тәрбияләнеп үстем. Өченче курста укыганда татар фольклор ансамбленә биергә чакырдылар. Ә 2011 елда татар яшьләр оешмасыннан да чакыру килде, бию белән төрле форумнарга йөри башладык. Ләкин ул оешма 2013 елда таркалды, яшьләр читкә китте. “Мин башламасам, кем тотыныр?” - дип, яңа оешма булдырдым. Баштарак балаларга шигырь-хикәя сөйләттерсәм, аннары экскурсияләр, марафоннар, тренинглар, вебинарларга күчтем. Барлыгы 6 кешелек 4 команда оешты.
- Шулай итеп әлеге Лидерлар мәктәбенә килеп кердеңме?
- Биредә мин дүртенче тапкыр катнашам. Беренче тапкыр 2012 елда килгән идем. Хәзер инде төп “кухня”сын аңлыйм. Үзебезнең рәткә дә яңа лидерлар, балалар кирәк. Шуңа күрә үзебездә дә актив балаларны әзерлибез. “Чәк-чәк” татар яшьләре оешмасында мәдәни мәйдан булдырдык. Милли үзаң, туган телебез, мәдәният, тарихыбызны саклап калу максатыннан төрле сөйләшүләр, кичәләр, чаралар оештырабыз.
- Сезнең төркем 50 меңлек грант отты. Пермьнән котлап яздылармы?
- Әйе, безнең проект - “Пермь краеның татар балалары лидеры мәктәбе” дип атала. Без үзебездә дә лидерларны барлыйбыз. Монда җиңү яулау белән, котлау хатлары килде. “Сиңа ничек булыша алабыз, әйт кенә”, - дип язулары тагын да күңелле. Ниндидер ярдәм, таяныч барлыгын тоясың.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз