Логотип Идель
Яңалыклар

"Рөстәм, ә иртәгә нишләрсез? - Фәрит Мөхәммәтшин Балтач яшьләренә киңәш биргән

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Балтач районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинны үз эшенә тәнкыйди карарга өндәде.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Балтач районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинны үз эшенә тәнкыйди карарга өндәде.

Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында Рәмис Латыйпов яза. Аның сүзләренчә, Рөстәм Заһидуллин Европадагы спорт ярышларын телевизордан карый алмауга зарланды. "Рөстәм, бүген карый алмыйбыз, ә иртәгә нишләрсез? 30 июньнән цифрлы телевидениегә күчәбез. Рамил, (район башлыгы Рамил Нотфуллин - ТИ) бурычларны куясың, үзегез дә кыймылдагыз. Чаңгыга акча бир, телевизорга бир. Бюджеттагы үз өлешегез нибары 19 процент. Калганы - Алладан..." - дип җавап биргән аңа Дәүләт Советы рәисе.

Бүлек җитәкчесе Дәүләт Советы рәисенә башка проблемаларны хәл итүне дә сорап мөрәҗәгать итте. "Фәрит Хәйруллович, күңелне борчыган бер мәсьәлә бар. 18 яшькә кадәрге яшьләр белән мәктәп эшли. 35 яшькә кадәргеләр белән эшләүче юк. Кем алар белән эшләргә тиеш?" - дип сорады ул Дәүләт Советы рәисеннән.

"Утырышта депутатлар белән карар кабул итегез. Казаннан сезгә кеше китериммени?" - дип сорады Фәрит Мөхәммәтшин. Ул бүлек җитәкчесенең штатында ничә кеше эшләве белән кызыксынды. "Ике кеше" дигән җавап ишеткәч, шушы сессиядә үк бер кешене яшьләр белән эшләүче итеп билгеләргә тәкъдим итте.

Рөстәм Заһидуллинның: "Шәп булыр иде ул", - дигән җавабыннан утырышта катнашучылар дәррәү көлде. Фәрит Мөхәммәтшин та зал белән бергә көлде һәм җитди итеп дәвам итте: "Шәп булыр иде, дип... Сезнең мәсьәлә бит ул! Әйдәгез, егетләр, асылынып йөреп кенә булмый. Президентка хат язып сорап кына. Кешесен дә табып бирикме?"

"Кешесен табып була, финанс мәсьәләсе генә", - диде Рөстәм Заһидуллин. "Менә керемеңне арттырсаң, район бюджетына шул акчадан шушы район башлыгы хезмәт хакын бирә ала. Күп тә кирәкми анда. Әйдәгез, өйрәнегез", - диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан кадәр дәрәҗәдә спорт объектларына акча биргән бүтән төбәк юклыгын, районның да актив эшләргә тиешлеген әйтте.

Сүз уңаеннан, "Идел" хәбәрчесе белән сөйләшү барышында мондыйрак теманы Актаныш районы хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов та күтәргән иде. "Бу мәсьәләдә без яшь чакта бик җайлы иде – һәрбер кеше, бигрәк тә яшьләр исәптә торды. Күпме кеше шәһәргә киткән, нигә киткән, күпме кеше авылда – без барысыннан да хәбәрдар идек (мин бит әле комсомолның икенче секретаре булып та эшләдем). Хәзер андый системалы эш юк. Менә яшьләр министрлыгы барлыкка килү – зур эш, әлбәттә. Ләкин районда, әйтик, аның структурасы юк. Әнә – Айдар Иманаев – ул яшьләр җитәкчесе де, спорт буенча җаваплы кеше дә. Элек комсомол райкомы оешмасының гына да өч-дүрт җитәкчесе, бүлекләре бар иде. Хәзер юк. Иманаевның, һичьюгы, ике урынбасары булырга тиеш бит – яшьләр эшләре буенча һәм спорт юнәлеше буенча. Ул чакта алардан нәрсәдер сорап та булыр иде. Идарә системасы, ниндидер структура булырга тиеш. Әлегә юк", - дигән иде ул.

ФОТО: baltasi.tatarstan.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев