-
Татарстанның 6 шәһәре 510 миллион сум грант откан Татарстанның 6 шәһәре иҗтимагый киңлекләр булдыру өчен 510 миллион сум грант откан. Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр арасында уздырылган илкүләм бәйгедә катнашу өчен республикадан барлыгы 7 шәһәр гариза тапшырган булган.
-
Казанлылар бию батлында көч сынашты 18 августта Казан Мэриясе «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа форматын тәкъдим итте. «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда татар халык биюе буенча «Батыр батл» узды.
-
«Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәмендә гармунчылар парады алдыннан Фирдүс Тямаев барачак Быел бәйрәм Казан Кремленең Спас манарасы янәшәсеннән – 1 нче май мәйданыннан башлана. Гармунчылар парады Бауман урамы буйлап үтеп Камал театры янындагы мәйданга киләчәк
-
Кабан күле яр буенда татар драматургиясе турында фикер алышачаклар Татар китабы йортыннан дискуссияләр сериясе татар драматургиясе турында фикер алышу белән тәмамланачак. Йомгаклау очрашуы 19 нчы августта Кабан күле яр буенда узачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 75 еллыгы белән котлый
«Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Хөрмәтле татарстанлылар!
Мөхтәрәм ватандашлар!
Сезне олы бәйрәм — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!
Атаклы диктор Юрий Левитан нацистлар Германиясенең тар-мар ителүе, кешелек тарихында иң вәхшәтле һәм канкойгыч сугышта җиңүебез турында бөтен илебезгә тәэсирле итеп игълан иткән истәлекле көннән соң бик күп дистә еллар узып китте. Әмма озак көтеп алынган шатлыклы да, бер үк вакытта авыр югалтулар ачысы белән сугарылган әрнүле дә әлеге сүзләрнең тантаналы кайтавазы бүген дә тынмый, шул афәтле чорда бөтен авырлыкны үз җилкәсендә күтәргән буын вәкилләренең һәм аларның дәвамчылары — Бөек Җиңү варисларының күңелен һәрчак дулкынландырып тора.
Каһәр төшкән бу сугышның туган илебезгә, күпмилләтле халкыбызга ни дәрәҗәдә авыр кайгы китергәнен берәүгә дә аңлатып торасы юк. Ул караңгы елларда хәвеф һәр йортка кагылды, һәр гаилә диярлек елап-сыктап газизләрен яу кырына озатты, аларның һәлак булуы яисә хәбәрсез югалуы турында кара кәгазьләр алды, бик күпләр меңәрләгән шәһәр-авылларның, завод-фабрикалар, мәдәният һәйкәлләренең яндырылуына, җимерелүенә шаһит булды.
Бу яралар җир хәтерендә һәм кешеләр җанында әле дә сулкылдый, әле дә сызлый. Дәһшәтле вакыйгалар турындагы бернинди уйдырма да, бернинди ялган да изге хисләребезгә күләгә төшерә алмаган кебек, совет солдатының Европаны һәм бар кешелекне фашизмнан коткаруга керткән искиткеч зур өлешен киметеп күрсәтү шулай ук берәүнең дә көченнән килми.
Бөек Җиңү безнең өчен тарихи дата гына түгел, бәлки шөһрәтле илнең данлы халкы, аның фидакарьлеге, түземлеге, кыюлыгы һәм рухи ныклыгы күрсәткече, гражданнар буларак тәңгәллегебезнең аерылгысыз бер өлеше, бөеклек тантанасы һәм халык казанышы булып тора.
Татар халкының сөекле улы — герой-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри юллары хәтердә яңара: «Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер — ил гомеренең тик бер чаткысы. Без сүнсәк тә, безнең кыюлыктан арта бары аның яктысы».
Татарстанлыларның тиңдәшсез батырлыгы Бөек Җиңү елъязмасының күп кенә шанлы сәхифәләрендә теркәлгән. Республика җиде йөз меңнән артык улын һәм кызын яу кырына озатты, шуларның яртысыннан күбрәге әйләнеп кайтмады. Якташларыбыздан 225 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 48 фронтовик Дан Орденының почетлы кавалеры булды, 200 меңнән артык кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнде.
Бөтен Татарстан бер булып Җиңү хакына тырышып эшләде: корал, снарядлар, азык-төлек, хирургия җиһазлары җитештереп фронтка җибәрде, камалыштан азат ителгән ватандашларны сыендырды. Казанга гына да 70 сәнәгать предприятиесе, СССР Фәннәр академиясенең 33 институты, союз күләмендәге халык комиссариатларының кайберләре һәм Дәүләт банкы эвакуацияләнде.
Бу елларда илнең Язучылар берлеге әгъзалары башкалабызга, Чистай һәм Алабуга шәһәрләренә күченеп, иҗат эшен дәвам иттерде. Бездәге 75 хәрби госпитальдә табиблар, шәфкать туташлары җан җылысы, һөнәри осталык һәм ихтыяр көче белән яралы гаскәриләрнең җәрәхәтләрен дәвалап, аларны көрәш сафына кабат бастырды. Мондый солдатларның гомуми саны 20 дивизия тәшкил итте.
Ил хөрлеге хакына кулына корал тотып илбасарларга каршы күтәрелгән, гарасат эчендә, завод цехларында, колхоз басуларында һәм конструкторлык бюроларында Җиңү көнен якынайткан һәркемне бүген без зурлап искә алабыз.
Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Никита Кайманов, Газинур Гафиятуллин, Петр Савинов, Илдар Мәннанов, Николай Столяров, Гази Заһитов, Михаил Симонов, Сабир Әхтәмов, Борис Кузнецов һәм башкалар батырлыклары белән үзләрен шөһрәткә күмде. Аларның исеме шәһәрләр, авыллар, урамнар һәм мәктәпләр атамаларында, һәйкәлләрдә, мемориаллар һәм музейлар экспозицияләрендә мәңгеләштерелде.
Кызганыч, быел коронавирус эпидемиясе таралган шартларда Җиңү Парадын һәм барлык бәйрәм чараларын уздыруны кичектерү турында карар кабул ителде. 9 Майны гаиләләребез, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән, кадерле ветераннарга ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдереп, лаеклы төстә уздырырбыз дип уйлыйм. Уртак тырышлык белән әлеге мәкерле сырхауны җиңгәннән соң Җиңү Парадында, Үлемсез полк сафларында, тантаналы концертларда һәм салютлар вакытында һичшиксез очрашырбыз дип ышанам.
Бүген мөхтәрәм фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә аеруча ихлас теләкләремне җиткерәм: исән-сау, озын гомерле, көр күңелле, бәхетле булыгыз! Туган җиребездә башка беркайчан да сугыш уты дөрләмәсен, аяусыз сугышларда яулап алынган Җиңү Байрагы, безгә горурлык өстәп, һәрчак югарыда җилфердәсен!
Кадерле татарстанлылар, сезгә тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек телим. Бөек Җиңү Көне котлы булсын!»
ТР Президенты матбугат хезмәте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз