Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    • Татар биюенең барлык матурлыгын танып белергә теләсәң... Татар биюенең барлык матурлыгын танып белергә омтылучылар өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле тарафыннан «Мирас» («Наследие») дип исемләнгән мультимедияле белем бирү программасы булдырылды.
      128
      0
      0
    • КЫЯМОВЛАР СӘХНӘДӘ “КЫЗДЫРА”! Татарстанда Телләр һәм халыклар бердәмлеге елы төгәлләнеп килә. Татарстан Президенты тарафыннан игълан ителгән елда туган телебезгә нисбәтле шактый гамәлләр үтәлә. Әлеге чаралардан журналистлар гаиләсе – Кыямовлар да читтә калмады.
      316
      0
      1
    • ЯПОН ЕГЕТЕ ЮТО ХИСИЯМА ИСЛАМ ДИНЕН КАБУЛ ИТКӘН Япон егете Юто Хисияма ислам динен кабул иткән. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итә.
      361
      0
      0
    • "ПУШКИН КАРТАСЫ"НА - КИНОГА! Путин сүзләренчә, мондый инициатива Россия кинематографына ярдәм итү формаларының берсе булачак.
      264
      0
      0
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    Рөстәм Миңнеханов кем булырга хыялланган?

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә Бөтендөнья балалар теләген чынга ашыру көненә багышланган «Балалар җыры марафоны» концертында булды.

    Яшь алып баручылар республика җитәкчесенә берничә сорау бирде. Алар президенттан балачакта зур җитәкче булырга хыялланганмы дип кызыксынган. «Балачакта мин зур җитәкче булырга хыялланмадым, мин инженер булырга теләдем, техника ярата идем. Шулай килеп чыкты инде», — дип җавап бирде Татарстан Президенты.


    Икенче сорау яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен мәктәптә нинди фәннәрне өйрәнергә кирәклеге турында иде.

    «Мәктәптә генә түгел, ата-аналардан, педагоглардан һәм остазлардан да өйрәнергә кирәк. Нәрсә яхшы килеп чыгуына игътибар итәргә кирәк. Мәктәп программасына килгәндә исә, кем кайда буласын алдан беркем дә белмәвен аңларга кирәк. Мәктәптә укыткан бөтен фән дә кирәк булачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.

    Татарстан Президенты шулай ук мәктәптә һәм югары уку йортында яхшы укуын, әмма үз вакытында химия һәм чит телләр белән күбрәк шөгыльләнергә теләвен әйтте. Шул ук вакытта кешеләр туган телләрен, үз иленең тарихын һәм географиясен белергә тиеш, диде.

    «Минем бу предметлар буенча уртача белемем бар иде. Бездә нефть эшкәртү һәм нефть химиясе республикасы, миңа белгечләр белән аралашканда, сүзнең нәрсә турында барганын аңларга кирәк», — диде Татарстан Президенты.

    Рөстәм Миңнеханов шулай ук математика, физика һәм биология кебек фәннәрнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул информатиканы телгә алды, бөтен җирдә цифрлаштыру бару сәбәпле, аның әһәмияте арта.

    Марат Ишкильдин

    Чыганак: Татар-информ

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!