Логотип Идель
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Копенгагенда Amager Bakke чүп-чар яндыру заводы эше белән танышты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенда Amager Bakke чүп-чар яндыру заводы эше белән танышты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенда Amager Bakke чүп-чар яндыру заводы эше белән танышты.

Заводка килүгә үк конференц-залда предприятиене тәкъдир иттеләр.

Чүп-чар яндыру заводы вәкиле предприятие тарихы турында сөйләде, ни өчен бу урынны сайлап алулары хакында әйтте. 

Amager Bakke – чүп-чар яндыру заводы – түбәсендә тау чаңгысы трассасы булган ТЭЦ – бөтен бер комплекс, бу комплекс чүп-чар яндыру заводыннан, ТЭЦтан һәм актив ял итү паркыннан гыйбарәт.  

Amager Bakke комплексы беренче мәртәбә 2011 елда тәкъдим ителгән, проектны гамәлгә ашыру 2013 елда башланган. 2017 елның мартында завод эксплуатациягә тапшырылган, парк исә 2019 елның язында ачылган.

2018 елда завод 450 мең тонналап калдык эшкәрткән.  

Amager Bakke комплексының түбәсе 30 мең кв метрлап, анда ял итү паркы урнашкан.  

Рөстәм Миңнеханов заводны җәяүләп карап чыкты, калдыклар кабул итү пункты эше белән танышты, силос башнясын һәм шлаклар саклагычын карады, аннары Татарстан делегациясе әгъзалары чүп-чар яндыру системасына килделәр.

Татарстан Республикасы Президенты чүп-чар яндыру өчен кулланыла торган технологияләр, эшләп чыгарылучы энергия хакы һәм аның киләчәктә ничек кулланылышы белән кызыксынды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев