Логотип Идель
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: "Күпме чынга ашасы планнары, эшләре калды..."

"Ирек гел алга таба омтылды. Ул республиканың иң ачык күңелле җитәкчеләренең берсе иде. Күпме планнары, эшләре калды..."

Бүген "Ак Барс Арена"да "Татспиртпром"ның элекке җитәкчесе, эшмәкәр Ирек Миңнәхмәтов белән хушлаштылар. Ирек Җәүдәт улы Саба районы Миңгәр авылында җирләнәчәк.

Мәрхүм белән хушлашырга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Ул Ирек Миңнәхмәтовның алдынгы карашлы булуын ассызыклады.

"Ирек гел алга таба омтылды. Ул республиканың иң ачык күңелле  җитәкчеләренең берсе иде. Күпме планнары, эшләре калды..." - диде президент.

Исегезгә төшерәбез,  Ирек Миңнәхмәтов җомга көнне 40 яшендә кинәт вафат булды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев