Логотип Идель
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов медаль тапшырды

Бүләкләү тантанасы кичә «Камский Артек»та узды, анда Рөстәм Миңнеханов Әминә, Тимур һәм Искәндәр Шәмгуновларга ял итү үзәгенә юлламалар тапшырды.

   Бала тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда күрсәткән тырышлыгы өчен Рөстәм Миңнеханов түбәнкамалы Гөлчәчәк Шәмгуновага «Ана даны — Материнская слава» медален тапшырды. 

    Илгиз һәм Гөлчәчәк Шәмгуновлар алты бала үстерәләр. Олы кызлары — Алсу, Мәрьям һәм Айгөл әти-әниләреннән аерым яшиләр, ә менә Әминә, Тимур һәм Искәндәр әле мәктәптә укыйлар.

    Иң олы балалары Алсуга быел 28 яшь тула, төпчекләре Искәндәргә әлегә сигез генә. Шәмгуновлар бергә җыелып, күңелле ял итәргә ярата: кышын тимераякта һәм чаңгыда шуалар, җәен «Гаилә» паркында ял итәләр, кинога йөриләр.

Бүләкләү тантанасы кичә «Камский Артек»та узды, анда Рөстәм Миңнеханов Әминә, Тимур һәм Искәндәр Шәмгуновларга ял итү үзәгенә юлламалар тапшырды.

чыганак: tat.e-nkama.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев