-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
Рөстәм Миңнеханов: "Республика үсешендәге төп өстенлекләрнең берсе – халыкның керемнәре арту һәм яңа эш урыннары булдыру"
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов БМОның Нью-Йорктагы штаб-фатирында "Россия Федерациясе төбәкләре: Татарстан Республикасы – Тотрыклы үсеш максатлары" дигән докладны тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, дөнья икътисадындагы иң яхшы тәҗрибәләрне ныгытып һәм үстереп, Татарстан көндәшлеккә сәләтле төбәк булып кала. Республика үсешендәге төп өстенлекләрнең берсе – халыкның керемнәре арту һәм яңа эш урыннары булдыру.
"БМО эшчәнлеге һәм аның тотрыклы үсеш өлкәсендәге максатлары халыкара хезмәттәшлекне ныгыта, икътисади һәм социаль үсеш, киләсе буыннарның иминлеге өчен ныклы нигез булдыра. Хәзерге һәм киләчәк буыннарны яхшы тормышта яшәтү максаты шулай ук безнең эшчәнлекнең юнәлеше булып тора", - диде ул.
Россиянең БМО каршындагы даими вәкиле Василий Небензя билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы – күпмилләтле халкы һәм бик зур тарихы булган, динамик үсеш кичерә торган Россия төбәкләренең берсе. "Казан – искиткеч шәһәр. Республика җитәкчелегенең максаты – Татарстан халкының тормыш шартларын мөмкин кадәр яхшырту", - дип искәртте.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина республиканың тотрыклы үсеш өлкәсендәге казанышлары хакында җентекле доклад белән чыгыш ясады. "Без гамәлгә ашырмый торган тотрыклы үсеш максаты бар. Ул океаннарны саклауга кагыла. Бездә океан юк, әмма бездә халкыбыз һәм хезмәттәшләребез өчен мөмкинлекләр океаны бар. Ә икенче океан – Татарстанга килгән очракта сез кичерә торган шатлык океаны", - дип сүзен йомгаклады Миңнуллина.
Тотрыклы үсеш максатлары БМОның Генераль ассамблеясында 70/1 Резолюциясе кысаларында 2015 елның 25 сентябрендә кабул ителгән һәм глобаль проблемаларның киң спектрын колачлый. Үсеш кичерүче илләр дә, нык үсеш алган дәүләтләр дә аның белән очраша.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз