Логотип Идель
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» конкурсының яңа сезонында остаз булачак

Татарстан Президенты халыкның яшәү сыйфатын күтәрү мәсьәләләрен хәл итү барышында тупланган тәҗрибәсе белән уртаклашырга планлаштыра.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсының яңа сезонында катнашачак. Республика җитәкчесе яшь идарәчеләрнең остазы ролендә чыгыш ясаячак. Бу хакта конкурс сайтында хәбәр ителә.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сүзләренчә, конкурс кысаларында Татарстан Президенты халыкның яшәү сыйфатын күтәрү мәсьәләләрен хәл итү барышында  идарә итү буенча тупланган тәҗрибәсе белән уртаклашырга планлаштыра.

«Рөстәм Нургалиевич бу проектта беренче ел гына катнашмый. Ул һәрвакыт ныклы кадрлар потенциалын формалаштыру мәсьәләләренә җитди игътибар бирә. Татарстан Президенты остаз сыйфатында катнашучыларга республиканың уңай тәҗрибәсен трансляцияли, шулай ук аларның эшлекле, коммуникатив сыйфатларын бәяли», – диде агентлыкның әңгәмәдәше.

 

tatar-inform.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев