Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Рөстәм Миңнеханов сайлаулар турында фикерен белдерде

    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сайлау тәмамлану уңаеннан, Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.

    Хөрмәтле татарстанлылар! Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау уңышлы тәмамланды.

    Республика парламентының вәкиллекле составы төзелде. Аның алдында социаль-икътисади үзгәртеп коруларны законнарга нигезләп уздыруны тәэмин итү, гражданнарның иҗтимагый башлангычларына, социаль әһәмияткә ия проектларда катнашуына һәрьяклап ярдәм күрсәтү кебек мөһим бурычлар тора.

    Актив рәвештә тавыш биргән, кызыклы тәкъдимнәрен һәм фикерләрен белдергән татарстанлыларга чын йөрәктән рәхмәтемне җиткерәм. Бу тәкъдим-фикерләрне гамәлгә ашыру юнәлешендә бергәләп эшләү хакимиятнең барлык дәрәҗәләренә аеруча зур җаваплылык йөкли.

    Сайлау комиссияләре әгъзаларына, күзәтчеләргә, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә аеруча ихлас рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстанда сайлау, гомумән алганда, оешкан төстә узды.

    Кадерле дуслар! Алда безне зур эшләр көтә. Уртак тырышлык куеп, республикабызның киләчәктә тагын да үсешенә һәм алгарышына ирешербез дип ышанам, диелә мөрәҗәгать текстында.

    tatar-inform

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Журналга язылыгыз
    • Язылу декадасы башланды!
    • "Серая зарплата и ее последствия"
    • татмедиа кибете. Журналлар
    • Хатлар йорты
    • Онлайн-кибет
    • Язылу
    • "Большая перемена"
    • Китап радиосы
    • Тәртип радиосы