Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Тинчурин театры: “Без бүген үк спектакль куярга әзер” 26 май көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 86 нчы театраль сезон ябылуга багышлап, матбугат конференциясе уздырды.
      57
      0
      0
    • Режим йомшартылды, ә авыручылар саны артканнан арта... Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус белән авыруның 63 очрагы теркәлгән. 18 кеше хастаханәгә җибәрелгән. Статистика буенча 10 кеше вафат булган.
      60
      0
      1
    • ТАТАР ТЕЛЕН ҮСТЕРҮЧЕ МАСКА! (Сынап карыйк) Шушы көннәрдә танылган блогер, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе урынбасары Азат Кашапов инстаграмны "шаулатты". Ничек дисезме? Инстаграмдагы "тарих"ка үзенең русча-татарча тәрҗемә маскасын кертте. Шул арада бик күп татар үзләрен ни дәрәҗәдә татар телен белгәннәрен тикшерергә дә өлгерделәр. Ә без Азатның үзе белән сөйләштек.
      126
      0
      0
    • Рамазан аенда ничә мохтаҗ татарстанлыга ярдәм күрсәтелгән? Әлеге сорауга җавапны Татарстан Диния нәзарәте җавап бирә. Нәзарәтнең рәсми сайты хәбәр иткәнчә, изге Рамазан аеның беренче көнендә мөфтият башлангычы белән «Рамазан – изге гамәлләр ае» традицион хәйрия марафоны башланып киткән иде.
      115
      0
      1
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1419
      0
      6

    Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның мәгариф системасы уку елына әзер

    Татарстанның мәгариф системасы уку елына әзер. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев видеоконференция режимында уздырган киңәшмәдә шулай дип белдерде. "Мәгариф" илкүләм проекты буенча мәгариф объектларына багышланган киңәшмә "Перспектива" 186 нчы лицеенда булды.

    Республика Президенты яңа уку елына төзелгән объектлар буенча хисап тотты. "Без 1224 урынга исәпләнгән күп профильле "Перспектива" лицее каршында басып торабыз. Бу мәктәптә ике бассейн, ике спорт залы бар. Бүген бу мәктәпкә 317 беренче сыйныф укучысы килде. Барлыгы унбер беренче сыйныф", - диде ул.

    Рөстәм Миңнеханов уку елы башына 5,7 мең урынга биш мәктәп һәм ике янкорма куллануга кертелгәнен әйтте. Ел азагына кадәр 858 урынга исәпләнгән мәктәп һәм Осиново бистәсендә 800 урынлык янкорма файдалануга тапшырылырга тиеш.

    "Демография" проекты буенча, уку елы башына 3330 урынны үз эченә алган 17 балалар бакчасы кулланышка кертелде. Ел азагына кадәр 2400 урынга исәпләнгән тагын ун балалар бакчасын файдалануга тапшыру көтелә. Дмитрий Анатольевич, болар сез куйган бурычлар кысаларында", - диде Рөстәм Миңнеханов.

    Реклама

    Президент капиталь ремонт программасы буенча 147 оешма төзекләндерелгәнен әйтте. Сүз уңаеннан, бу программа буенча, 111 балалар бакчасы, 29 гомуми белем бирү учреждениесе, 3 кадет һәм 4 коррекцион мәктәптә ремонт уздырылган. "Татарстанның мәгариф системасы уку елына әзер. Ворлдскиллс бәйрәме һәм Татарстанның мәгариф системасына ярдәм өчен рәхмәт", - диде.

    Дмитрий Медведев җавабында шулай ук рәхмәтен җиткерде. "Республика җитәкчелеге, Татарстан халкы куйган тырышлыктан башка, мондый бәйрәм килеп чыкмас иде. Ул бик югары дәрәҗәдә узды. Моның белән сезне котлыйм. Бу чыннан да ил тормышында урта һөнәри белемне үстерүдә, яңа квалификацияләр барлыкка килүдә әһәмиятле вакыйга булды", - диде.

    Премьер-министр Казандагы яңа лицейда унбер параллель беренче сыйныф булуына да берникадәр гаҗәпләнде. "Сез сөйләгән әйберләр яхшы. Унбер сыйныф булгач, беренче "М" классы буламы инде ул?! Без укыганда "б", "в", " г" лар була иде, ләкин "л", "м"?! Кызык!.." - диде ул.

    Алга таба  тагын сигез төбәк вәкиле үзләрендә яңа уку елына башкарылган эш турында кыскача мәгълүмат җиткерде.

    Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/02/192688/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Язылган өчен мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!
    • Өр-яңа акция!
    • "Идел" журналына язылу!
    • «онлайн кинотеатр»
    • Журналга онлайн язылу